Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хайдар Басыров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803534-7
Скачать книгу
Небенцаль керешә. Бельгиядә Каршылык хәрәкәте көрәшчеләре федерациясе аша эш итеп, Моабит төрмәсе тоткыны Андре Тиммермансның Терлемон дигән җирдә яшәвен ачыклый.

      1956 елның сентябрендә совет язучысы Константин Симонов Бельгия шәһәре Кноккеда поэзия фестивалендә катнаша. Конференциядән соң ул Бельгия шагыйре Роже Бодарга Андре Тиммермансны табу турындагы үтенечен белдерә. Ике көннән аңа Андреның адресын бирәләр. К. Симонов аның янына барып, Җәлил блокнотын ничек алып чыгуы турында җентекләп сораша. (Бу турыда китабыбызның VII бүлегендә тулырак сөйләнә.)

      Икенче Моабит дәфтәре шулай ук кулдан, калын булмаган соры кәгазьдән эшләнгән. Ул 10,7х7,5 сантимер зурлыгында, тышы – соры тупас кәгазьдән. Анда латин хәрефләре белән илле шигырь язылган.

      Беренче биттә шагыйрьнең Мәскәүдәге адресы күрсәтелгән: «Жена Сейфуллина Нина Константиновна (Амина). г. Москва, Столешников пер. д.11, кв. 1». Аннары шул ук латин хәрефләре белән татарча түбәндәге сүзләр язылган: «Бу төптә 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта 1942, IX – 1943, XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил».

      Дәфтәр 1943 елның 26 ноябрендә язылган «Җырларым» шигыре белән башлана, «Назлы сөяркә» дигән шигырь белән тәмамлана. Бу шигырьдән соң урыс хәрефләре белән: «Муса Джалиль из Москвы. Осуждённый к смерти за политику в тюрьме. г. Берлин», – дип язылган.

      Җәлил бу дәфтәрдә 33 шигырь дип язса да, асылда, илле шигыре Туган илгә кайта. Күрәсең, аңа тагын да берничә бит кәгазь табу насыйп булган һәм ул китапчыгына шуларны өстәгән. Аларга янә 17 шигырь язган.

      Дәфтәрнең ахырында «Яңа ел теләкләре» дигән шигыре Андре Тиммерманска багышлана. 1944 елның 1 гыйнварында язылган бу шигырьдән күренүенчә, ул бельгияле дустын нык хөрмәт иткән.

      Бельгия патриоты, Муса Җәлилнең шигырьләрен төрмәдән алып чыгуы өчен, СССРның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелеге чакыруы буенча ике мәртәбә – 1957, 1966 елларда безнең илдә була.

      Бер килүендә Казанда Муса Җәлил турында спектакль күрсәтәләр. Андре Тиммерманс образын уйнаган артист нык борчыла. Тиммерманстан ул образның ничек ачылуын, ошау-ошамавын сорый. Андре шаян тонда: «Минем ничеклегемне күреп торасыз инде, ә менә Муса төрмәдә сәхнәдәге ертык киемнән түгел иде. Ул үлемне дә ак күлмәктән, галстук, костюмнан каршылады», – дип әйтеп куя.

      Шулай итеп, Туган илгә Муса Җәлилнең беренче дәфтәрендә – 63, икенчесендә 50 шигыре кайта. Барлыгы 113 шигырь килеп чыга. 20 шигыре икенче дәфтәрдә кабат язылган. Аларны чигерсәк, 93 шигырь килеп чыга. Болардан тыш, ике парчасы да бар. Шуларны да бер шигырьгә исәпләп, күрәсең, кайбер китапларда 94 шигыре кайтуы турында языла.

      Әлбәттә, болар безнең илгә килеп җиткәннәре, фронтта, әсирлектә ул тагын да күп шигырьләр язган. Үкенечкә каршы, алар югалган. Безнең илгә кайтып, дәүләт иминлеге органнарына тапшырылгач та югалган блокнотлар, аерым шигырьләр бар. Мусаның көрәштәшләре Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Фәрит Солтанбәков һәм башкалар әсирлектә аның шигырьләрен