Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хайдар Басыров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803534-7
Скачать книгу
ике Төркестан, бер Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән батальоны, Нальчик һәм Моздок юнәлешендә ике Азәрбайҗан, берәр Грузин һәм Әрмән батальоны катнашуы билгеле.

      «А» Армиясе группасы штаб начальнигы генерал-лейтенант Грайфенберг кайбер Көнчыгыш батальоннарының сугышчан көчен югары бәяли: «Ике Азәрбайҗан, бер Әрмән батальоны зур урманнар эчендә үзләре генә хәрәкәт иттеләр. Дошман отрядлары һәм бандалары белән уңышлы көрәштеләр», – дип бәяли.

      16 нчы моторлаштырылган дивизия командалыгының 1943 елның 7 гыйнварындагы приказында өч Төркестан батальонының уңышлары билгеләнеп, алар немец формасы кию өчен почётлы хокук алды дип бәяләнә.

      Әмма Көнчыгыш фронтка җибәрелгән барлык батальоннар да герман командалыгының ышанычын акламый. Шуңа күрә 1943 елда аларны күпләп тылдагы эшләргә: партизаннарга каршы, тимер юлларны һәм торак пунктларын саклауга, таможня хезмәтенә һәм башкасына җибәрәләр. «Идел-Урал» легионы да шундый эшләргә озатыла.

      1943 елның 24 апрелендә генерал-губернаторлыктагы хәрби округ командующие 5000 төрки легиончысын чик буе таможня хезмәтенә җибәрү буенча приказ бирә.

      Шуның өч йөзе Көнчыгыш чикләргә, ә ике йөзе Украина белән Венгрия чигенә җибәрелә.

      1943 елның яз-җәйләрендә берничә Азәрбайҗан, «Идел-Урал», Грузин һәм Төркестан батальоннары Украина партизаннарын юк итү операцияләренә җәлеп ителә.

      1943 елның августында Львов тирәсендә аларның саны 31 мең кешегә җитә.

      Әмма батальоннарда тәртип йомшара, күпләр сугышырга теләми, партизаннар ягына кача башлыйлар. Шуңа күрә ышанычсыз дигәннәрен кире легион базаларына җибәрергә мәҗбүр булалар. Акрынлап Украинадан Көнчыгыш легионнарын ала башлыйлар. 1944 елның җәенә алар анда бөтенләй калмый.

      Легионнар төзүнең башында торган герман сәясәтчеләре һәм хәрбиләр 1943 елның ахырларында аптырашта калалар. Әсирләрдән төзелгән гаскәриләрнең күпчелеген фронтка җибәрерлек түгел. Партизаннарга каршы җибәргәч тә, күбесе качып бетә. Кыскасы, кайда гына куйсаң да, өметләр акланмый. Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме легионнарны таркатуга тагын да көчле этәргеч бирә.

      Башка чаралары калмагач, немецлар легионнарны Көнчыгыштан Көнбатышка күчерергә, Атлантик валны саклау өчен җибәрергә булалар.

      КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ ФРАНЦИЯДӘ

      1943 елның 29 сентябрендә Гитлер барлык Көнчыгыш иреклеләрен Көнбатышка күчерү турында фәрман бирә. Шуның нигезендә герман генштабы Көнчыгыш легионнарын Польшадан Франциягә күчерү, аларны Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагына бирү турында 1943 елның 2 октябрендә приказ чыгара. Күчерү түбәндәге тәртиптә барырга тиеш була: Грузин, Төньяк Кавказ легионнары, аннары Көнчыгыш легионнар командалыгы, алга таба Легионоводагы офицерлар мәктәбе, «Идел-Урал» легионы һәм тәрҗемәчеләр мәктәбе, Әрмән, Төркестан, Азәрбайҗан легионнары.

      Әлбәттә, барлык легиончылар да Франциягә китеп бетми. Беркадәресе элекке урыннарда хезмәт итеп кала. Бу эшне башкару өчен, махсус ликвидация штабы төзелә, аның белән полковник Меллер җитәкчелек