Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мансур Вәли-Барҗылы
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03584-2
Скачать книгу
итеп, үзе узган гомер кырыннан чәчкә җыйгандай, иң матур көннәрен, иң бәхетле сәгатьләрен җыячак… Җыячак та, иң гүзәл букет сымак йөрәк турысына күтәреп, аңа бик озак карап торачак… Сокланып, баш иеп, сагынып, тагын бер кат шуларны яңадан кабатлыйсы килеп карап торачак ул аларга – үзе кайчандыр кичергән бәхетле көннәргә, бәхетле сәгатьләргә!

      Әйе, Билал – бәхетле кеше. Чөнки аның алдында, әле бер көне дә яшәлмәгән, гел башланмаган бер ай ял!

      Ул пинжәген, ипләп кенә, ашыкмыйча гына төреп, яңадан портфеленә тыкты. Ял итеп алганнан соң, бүген инде кичәгегә караганда ыспайрак һәм озынрак буйлы егет булып урамга чыкты.

      Вокзал янындагы мәйдан бик зур, иркен икән… Якын-тирәдә – бер-ике катлы өйләр… Әнә мәйданның аргы почмагында автобуслар да тора… Билал салмак кына адымнар белән шуларга таба юнәлде.

      Бәхете идеме – «Ял йорты» дип маңгаена язылып куелган автобус әллә кайдан күзенә ташланды. Шәһәрдә күнегелгән гадәт буенча үзе дә сизмәстән йөгерә үк башлады Билал.

      Автобус тирәсенә җыелган халык:

      – Ашыкма, ашыкма, әле поезд килгәнен көтәбез! – дип тынычландырды аны.

      …Юл асфальт иде, ул бик матур каен урманы эченнән бара. Автобус үзе дә искиткеч җитез чаба, иртәнге юлда әле машиналар да очрамый диярлек. Ян тәрәзәләр яртылаш ачылып куелган. Күкрәкләрне рәхәтләндереп, урманнан саф, салкынча һава керә. Эчтә дә кеше күп түгел, алар да урманга текәлгән.

      Чынлап та матур шул! Тоташ урман бит – ап-ак һәм ямь-яшел төстән генә торган каен урманы! Дөньядагы урманнарның иң гүзәле булган каен урманы! Аклык, зифалык, нәфислек, чисталыкны мактаучы бер мәшһүр симфония бу гүя!

      Шул мизгелдә ниндидер серле бәйләнеш аша аның уйларына кызы Раушания килеп керде… Ә-ә-ә… бәлки шуңадыр кызы да бит төсле буяулар белән ямь-яшел каен агачын ясарга ярата… һәм ни өчендер үз рәсеменең астына балаларча кәкре-бөкре итеп, утыртма хәрефләр белән «Ак каен» дип язып куя иде. «Каен» дип авылча гади генә әйтергә өйрәнгән Билалга бу бик кызык тоела иде.

      Әйе, ел саен яз җитү белән, алар шәһәр читендәге каенлыкка йөри башлыйлар иде шул. Кызын агачлар танырга да шунда өйрәтте бугай инде ул. Күрәсең, шул вакыттагы язгы каеннарның аклыгына, чисталыгына сокланып, Билал үзе башта «ак каен» дигәндер инде. Кызы шуннан исендә калдыргандыр.

      Автобус тәрәзәсе артында ак каеннар йөгерешә. Алар арасында кечкенә кызы Раушания дә бар. Ак каеннар белән бергә ул да артта, еракта кала төсле.

      Бу уйлардан соң йокыдан уянгандагы чиксез бәхет хисе ничектер бәләкәйләнеп, кечерәеп калды…

      Күңеленә тула башлаган моң ташкынына артык ирек куймас өчен, Билал автобус эчендәгеләрне күзәтергә тотынды… Иң алгы урындыкка берәү дә утырмаган икән, әйе, урын күп шул, иркенләп урнашырга була… Әнә яшьләр, сул як рәттәге икенче урындыкка утырган егет белән кыз, ничек матур итеп баралар. Кызы егет кочагына ук кереп беткән, күзләрен ярым йомган, үзе бәхетле елмая. Егете исә уң кулы белән йомшак кына итеп аны кочаклаган, сул кулының терсәге белән ачык