Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мансур Вәли-Барҗылы
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03584-2
Скачать книгу
биреп. Ул аңа әйтергә бүтән сүз таба алмады.

      Галия бераз тынычланганчы, ике-өч минутлап вакыт үтте. Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән күзләрен сөртеп алды да, шулай ук кыртрак итеп:

      – Килдек шул! – диде. – Әллә бездән качып котылырмын дип уйлаган идеңме?!

      Монда хәзер Билалның каршы дәшүе дә, тагын нәрсәдер аңлатырга, төшендерергә тырышуы да кирәкми иде инде…

      Ул, тәрәзәдән күзен алмыйча гына:

      – Әйдәгез, алайса… Ашап килик… – диде.

      Раушания тагын аңа килеп сарылды:

      – Әти! Әти!.. Мин синең янга утырам, яме!

      Билалның күзенә яшь килде. Тамагында да авыр төер иде. Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп:

      – Ярар, кызым, бергә утырырбыз, – дип әйтә алды.

      Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да өчәүләп ашарга киттеләр.

      Өстәлдәшләре әле ашап китмәгән иделәр. Аларны:

      – О-о, кунаклар килгән икән! – дип, ачык чырай белән каршы алдылар.

      Саша исә:

      – Синең шундый кызың да бармы инде? – дип гаҗәпләнеп куйды. Әллә аның үзенең баласы юк иде инде?.. Хәер, кеше ашыкмаска да мөмкин шул. Бөтенесе дә Билал шикелле булмас бит.

      Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә тырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап, тыныч кына ашап чыктылар. Аннары инде коттеджга кайтырга кирәк иде. Режим буенча Билалга да, ерак юлдан килүчеләргә дә ял кирәк иде.

      Әле ярый аның бүлмәсендә диван да бар. Галия белән Раушанияне Билал караватка яткырды, үзе диванга урнашты. Ашап кайткач, Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Билал. Ә Раушания әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде, бахыр, ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп, уйныйсы килеп, Билалның өстенә үк менеп китте, әтисе белән шулай шактый шаярып алгач, әнисе:

      – Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым… – дип, аны үз янына алды. – Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул аңа. Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа.

      Яныннан Раушания китүгә, Билал тагын әлеге китабын алды. Икенче әйбәт хикәя эзләп табарга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәгә төшенде: аның үткән атнадагы сыман тыныч көннәре бүтән булмаячак инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак– анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал.

      Ә иң мөһиме, бүген-иртәгә булачак аңлашу нинди төс алыр, Билал әнә шуннан курка. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, аңа орынасы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы…

II

      Әллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын алган идеме – ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең… Өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына Билал озак карап торды. Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен. Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел – якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә, Билалны ул түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә үзенә тарта иде. Билал, иелеп, аның бер битеннән