Кичә яраттым (җыентык). Зиннур Тимергалиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зиннур Тимергалиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03574-3
Скачать книгу
булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.

      – Кем бар анда?  –  Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде.  –  Сезгә кем кирәк?

      – Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.

      Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:

      – Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.

      – Әйе, Айдар мин.

      Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.

      – Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.

      – Кем ул, Тамара?  –  Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.

      – Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.

      – О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.

      Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.

      – Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.

      Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.

      – Айдар, друг!  –  дип, Коля Айдарны кочагына алды.

      Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.

      – Алай,  –  диде Тамара апа.  –  Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.

      – Шәһәргә бик ышанып килгәнсең,  –  дип сүзгә кушылды Сергей абый,  –  монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.

      Николай телгә килде:

      – Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?

      – Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.

      – Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе  –  шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка ди- гәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.

      – Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый,  –  дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.

      Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.

      – Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер,  –  дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.

      Торырга