Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе – начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.

      Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер-берсен күргән сыман булдылар.

      – Ничек соң яңа йортта? – дип, мыек астыннан елмайды Илдус. – Рәхәтме?

      – Соклангыч! – Илдар да елмайды. – Әйтеп бетермәле түгел…

      – Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?

      – Юк. Ә кем яшәгән?

      – Профессор Гаскәров. Хатыны белән.

      – Нәрсә?!

      – Илдус! – Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады. – Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.

      – Ә профессор Гаскәров кем ул?

      Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.

      – Бик талантлы бер галим бар иде, – диде ул, – әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.

      – Ә йортын сиңа бирделәр, – дип чеметеп алды Илдус. – Шәп бит!

      – Илдус! – Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады. – Җитте!

      – Чынлап та шулаймыни? – Илдар профессорга карады. – Без аның йортында яшибезме?

      – Әйе. – Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде. – Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.

      – Ә профессор Гаскәров… – Илдар тотлыгыбрак калды. – Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?

      – Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.

      Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.

      – Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез, – дип, астыртын елмайды ул. – Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.

      – Нинди аерма?! – дип елмайды Илдар. – Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…

      Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.

      – Иртәгә?! – Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады. – Ничек иртәгә?

      Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде

      – Ә менә шулай! – диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып. – Сөенчегә нәрсә бирәсең?

      Илдус аптырап торуында булды.

      – Пульт! –