Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
уята: аларны бераз капкалап алырга чакыралар…

      Бу минутларны Гөлбану түземсезлек белән көтеп ала. Алларына савыт белән аш, берәр сынык ипи китереп куялар… Әллә инде бик тәмле булганга, Гөлбану туймыйчарак кала. Җитмәсә, әнисе дә алларына куелган ипи телемнәренең берәрсен, бусы әтиеңә булыр дип, чүпрәк кисәгенә төреп, алъяпкыч изүенә тыгып куя.

      Ашаганнан соң, әнисе яңадан эшкә керешә, Гөлбануның башында төрле уйлар кайный, «Ник болай?» дигән сораулар туа. Өске катта торучы, әле генә аларны ашаткан кешеләр керләрен ник үзләре юмыйлар икән?.. Байлар булгангадыр инде. Ишек ачылып ябылган арада, Гөлбану түрге олы бүлмәләр эченә күз салып хәйран калган иде: андагы җиһаз, андагы байлык… Керсәң әйләнеп чыгасың килмәс! Көзгеләренең биеклегенә игътибар ит: түшәмнән идәнгә кадәр бит!..

      3

      Алар бүген дә Печән базары почмагына иртәнге намаз вакытында ук килделәр. Эш көтеп торучылар, гадәттә, шушында, зур гына ике катлы таш кибет ышыгына җыелалар иде.

      Хәзергә беркем дә юк әле. Тынга кабарлык чатнама суык чыңлап тора. Морҗалардан чыккан төтен багана булып туп-туры өскә күтәрелә. Иксез-чиксез күп төтен баганалары бөтен кала өстен чуарлаган.

      Бераздан атлылар да күренә башлады. Калага утын, печән сатарга килүче авыл кешеләре. Арык атларны бәс каплаган. Танауларыннан бу бөркелә. Авыр йөк төягән чаналарның шыгырдавы әллә кайларга яңгырап ишетелә.

      – Шактый күп киләләр. Ходай кушса, бәлки, бүген буш кайтмабыз… – диде стена буенда бөрешеп торган Сәмигулла абзый.

      – Белмим инде… – диде Сабирҗан. Аның тавышы төшенке, өметсез иде.

      Гаҗәп тә түгел, ике көн инде менә аркылыны буйга алып салырлык та эш таба алганнары юк. Үч иткән кебек, кары да яумады бит аның…

      Кар явуның ике төрле уңай ягы бар: беренчедән, аз-маз эш булгалый, икенчедән, көн сына, җылынып киткәндәй була.

      Ул арада берәм-берәм базарга килүчеләр дә күренә башлады. Сабирҗан олаулар туктый торган якны әйләнеп килергә булды: шунда, утын сатулашкан җирдә, берәрсе белән кисү турында килешеп булмасмы дип йөри ул.

      Юк, булмады. Ул яңадан стена буена әйләнеп килгәндә, лом, пычкы кебек нәрсәләр тоткан тагын берничә кеше җыелып өлгергән иде. Барысы да нәкъ Сабирҗан, Сәмигулла абзый кебек дүрт күз белән эш көтүче ярлы-ябагай… Төрле милләт кешеләре бар монда. Көн дә очрашып торганга, алар бер-берсен беләләр. Сабирҗан да, килеп җитү белән:

      – Исән-имин генә яшәп ятышмы? – дип сәлам бирде. Аның сәламен ачлыктан тәмам сырхау кыяфәтенә кергән һәм сирәгәйгән сакалы аша сары яңак сөякләре беленеп торган өлкән яшьтәге чуваш карты алды:

      – Әлегә арупыз…

      Сабирҗан теттереп татарча сөйләшә торган әлеге чуваш картын кабат күздән кичерде. Бигрәк тә бетәшкән, бичаракай. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. Йөз-чырае һәрвакыттагыча чытык. Болай да чаларган сакал-мыегын мул булып бәс сарган. Тәмам алҗыган-өшәнгән кыяфәттә. Бөкресе чыккан. Ачлыктан ачы нәрсә юк шул. Борыныннан тотсаң җаны чыгарга торса да, эшкә