Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр… Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле, җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары… Рәзинә апасын елатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен, салып, Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тып-тып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп, ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит… хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары… Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән елап җибәрде.

      Хәтер – күңел дәвасы.

      Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен, хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп, сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек, тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы… дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит – минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям…

      Яле, ни булды соң әле елауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм Әлифбаны, ачам да карыйм: анда багана-багана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде… һаман шул «А» белән «Б» ны яза торгач, кәгазьне «канатып» бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп, буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә, кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле.

      Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет, җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем дип, сыгылып төште.

      – Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, – диде егетләрнең берсе. – Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык…

      Рәзинә апаны, өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны дип, соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре