Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
көне йоласы булып гадәткә кереп китәр. Без аны менә шушылай үткәрәбез дә бит инде, киләчәктә балалар, оныклар да менә шушылай үткәрергә гадәтләнеп китәрләр.»

      Туганнар, балалар, оныклар да, нотык-тәкъдимне дикъкать белән тыңлап, килешкәндәй итеп хуплау сүзләре әйттеләр, елмаешып куйдылар. Һәрхәлдә, каршы дәшүче, ризасызлык белдерүче булмады.

Сүзсез аңлашу

      Вакыт-вакыт без – бертуганнар җыелышканда авыр сугыш елларын да искә төшерәбез. Хәтер хәйләкәр, иң азаплы көннәрне дә ничектер күңелле, кызыклы итеп искә төшерә.

      Башкалар өлгергәнче дип ат кузгалагына да бик иртә торып, болынга чаба идек; яңа гына кардан ачылган басуда тездән балчык ярып өшегән бәрәңге җыеп йөрер идек; әни бәрәңге төйгән тукмакны яларга чират булдыра торган идек… – барысын да, барысын да елмаеп, яшь аша искә төшерәбез. Чөнки ул хәлләрнең ничек-ничек булганы болай да, сүзсез дә аңлашыла.

      Шулай да ара-тирә мин туктап та калам: гәптәшләрнең барысына да аңлашыламы соң? Арабызда бит хәзер элек безнең белән булмаган яңа туганнар – хатыннарыбыз, ирләребез, килен-кияүләребез бар. Алар бу «елмаюлар» ны аңлыймы соң?

      – Әни өстәлгә һәркайсыбыз алдына бер балкашыгы писүк сибәр иде. Әйе-әйе, хәтерлисез микән, ул аны чыннан да сибәр иде, шуңа ипине тидереп-тидереп алганда, тоташ эләкмәсен, бөртекләп кенә эләксен дип шулай эшләгән ул аны. Вәт шулай итеп ашарга бүген дә, ә, шуннан да тәмле ризык бар микән дөньяда! – дим мин һәм «барыгыз да беләсезме соң шундый тәмле нәрсәне» дигәндәй күтәрелеп карыйм.

      – Әгәр ипи яңа гына пешеп чыккан булса, бигрәк тә тәмле була торгание, – дип өсти киленнәребезнең берсе.

      Карале син аны, чыннан да шулай иде бит!

      Димәк, башка туганнар да белә без белгәнне, алар да кичергән ул елларның газабын. Бу – безнең туганлыкны, кардәшлекне тагын да ныгыта.

      Шулай шул, сугыш елы балалары бер-берсен, солдатлар кебек үк, сүзсез дә аңлый.

Менә гаилә ичмасам!

      Түтәлдән бер баш сарымсак суырып чыгарып, бер бәбәк-тырнагын алмакчы идем, кая ул, кубарга уйламый да. Менә сиңа яңалык, гадәттә бит, төпләр өлешләргә таралырга гына тора иде.

      Димәк, бу төп әле өлгереп җитмәгән, вакытсыз тотынганмын. Димәк, бу бала әле үзе үскән-яшәгән гаиләдән аерылырга теләми, сәгате җитмәгән. Гаилә дә аны әле аерырга, башка чыгарырга теләми, мөстәкыйльлеккә әзер түгеллеген белә.

      Озакламый көз җитәр, тырнаклар да тәмам өлгерер. Аларны чикләвек кәшәнкәсеннән һәр чикләвекне җиңел генә суырып алып булган кебек, кабыгын ансат кына кубарып, һәр бәбәк-тырнакны җиңел генә алып булыр.

      Шулай таралырга гаилә үзе ризалыгын бирер, үзе үк бәбәкләрне кубарырга, аерырга булышыр. Чөнки һәр яңа төпчек инде үзаллы яшәргә, үз гаиләсен корырга өлгергән. Һәр төпчек инде көзне каршыларга әзер, көзен инде ул җиргә берегеп калып, язга үз гаиләсен булдырырга тиеш. Табигать шулай куша.

Көнләшерлек

      Мәһабәт бер нарат астында чүмәләдәй күперенке зур гына түмгәк. Кырмыска күче. Тере, җанлы бер ил яшәп ятканы