2003 ел алмасыз ел булып истә калган. Һәрхәлдә, Казан артында. Нишләп булмады?
Беренчедән, узган җәйдә алма ифрат уңган иде: ул чиләкләп җыюлар, ул күтәрә алмаган ботакларның сынуы, ул терәкләрне җиткезеп булмау…
Икенчедән, әле кар да утырмаган килеш, декабрьдә салкын китереп бәрде. Бездә ул кырык икегә җиткән булган.
Өченчедән, инде быел май азагында янә салкыннар булып, алар алмагачлар яфрак та ярмаган, әмма чәчәккә өметләнгән көннәрендә янә аларга китереп бәрде – тыштагы ваннада су катты, виноград бәрчәләре бөршәеп төште.
Бу вакытта алмагачта чәчәк булмау бик күңелсез, шомлы хәл иде, күңел көтеп тә, ымсынып та өмет өзелү ул зур китеклек инде. Ә күз алдында мәскәү грушовкасының бөтен дөньяны балкытып, ап-ак өрфия булып, бер чакрым тирәлеккә хуш ис бөркеп торган чагы. Тик быел әнә лапас кыегы астында калган ботакларындагы берничә чәчәк кенә ак зәгыйфь сипкел булып ятим генә агарып тора.
Ә чәчәкне сагыну, тансыклау хисе әле бик озак җанны талкып торды. Шуны сизенгән кебек, менә беркөнне… июльнең егермеләреннән соң, мунча артындагы яшь алмагачта ике-өч чәчәк күреп, хәрәкәтсез-тынсыз калдым. Селкенсәм, тамашага якынайсам, чәчәк күз алдыннан гына түгел, бөтенләй дә югалыр кебек иде. Чын чәчәк микән?! Нәфис бит, матур бит, исе дә килми микән әле!
Берничә көннән икенче ботакта да берничә чәчәк җемелдәде. Алмагач чәчәк аткан! Аптыраган кешеләр кереп сокланды, тел шартлаттылар. «Өзәргә кирәк», – диделәр; йоласы шулай, тәртибе шундый икән. Тик моңа ничек кул күтәрелсен. Әмма нишлисең! Чөнки, ни әйтсәң дә, бу күренеш гайре табигый, күңелгә ятрак, сәерлеге белән шомландыра иде. Өзеп ташларга кирәк – соңлаган шул, соңлаган…
Квартирда кыргый хайваннар тоту модага кереп бара. Керпедән алып агулы елан, хәтта арысланнарга хәтле асрыйлар. Эт, мәчеләрне әйтәсе дә юк. «Балаларны миһербанлы, кече күңелле итеп тәрбияләү өчен кирәк», – диләр.
Ышанмыйм! Кыргый җанварларны табигатьтән аерып, читлеккә – квартирга ябу үзе үк кешелексезлек ләбаса.
Аннары, бала чын кеше булып үссен өчен, аңарга үз тиңе – кеше белән аралашу кирәк, ә эт, мәче белән, елан, ташбакалар белән түгел, аның олыдан-кечедән туганнары, кардәшләре булу кирәк.
Американың бер штатында шәһәрдә мәчесе муенына кыңгырау такмаган хуҗага егерме доллар штраф салалар, ди.
Шәһәреңдә кошлар тәмам кырылырга торса, көне буена бер тапкыр да кош сайравын ишетми башласаң тагарсың, шәт.
Железноводск. Үзәндә мәһабәт тирәкләр. Тик берсе корыган. Ә нинди матур, киң ябалдашлы булган ул. Кызганып, янына якынрак киләм. Кәүсәгә пычак белән зур хәрефләр тирәнтен уелган: «Лазутин. 1969». Моннан тыш та аслы-өсле тагын унлап язма-яралар.
– Кил, Лазутин, кара, нишләткәнсең агачны! – дип кычкырасы килә. – Син мәңгелеккә