Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан:
– Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! – диде.
Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы, бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты:
– Без, – ди, – Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек, Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: «Бүген кояш баткан вакытта найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза дөньядан кайтты… Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рөкыя сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак…» – диде дә башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, – диде.
Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, гүя дошман Байтүрәне алган үлем үзенең кара канаты белән бу түгәрәк тирмә эченә кереп капланды… Шундый авыр, басынкы хәл килде.
Иң элек җитү чәчле җегет телгә килде:
– Атаңа нәләт булсын! Илне кортуың җиткән иде. Урының тәмуг!.. – дип сүгенеп куйды.
Ләкин акыллы, тактикалы Сарсымбай аны тыйды:
– Кулы белән кылганын муены белән күтәрер, адәмне үлгәч сүкмиләр, – диде.
Хәбәр тиз таралган булырга кирәк, ак өйдән байбичә килеп керде. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде:
– Тол калган Рөкыя байбичәдән Байтүрәнең җиназасына чакырып атчабар чыккан диделәр, бу хәбәрнең аслы бармы? – диде.
Кыз балаларча чынлык белән бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде.
Тагы сүз киселде. Сарсымбай үлгән дошманының калдыклары белән көрәшү планнарына китте. Алтынчәч кара-айгырлар белән кодалыкны җимерүнең хәзер ничаклы зарарлы булачагын уйлады. Арысланбай исә Карлыгачның язмышы тагы чуалачагын хәтеренә китерде.
Башкалар өлкәннәрдән үтеп сүз ачарга кыймый утыралар иде. Ахыр Җылкычы ата түзмәде:
– Адәм, – диде, – кулы белән кылганының барын муены белән күтәрәчәк булса, Байтүрәнең кылганнарын күтәрергә Сары-Аркада муен җитәрме икән?
Аңарчы дәшми утырган кунак җегет Арысланбай да сүзгә кушылды:
– Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде! – диде.
Бай белән бикә начар сүз әйтүне уңайсыз таптылар. Хуҗа сүзне икенчегә борды. Якын арада яңа җәйләүгә күчү турында сөйләде. Алтын-Күл буенда бу авыл айга якын утырган, үлән начарланган, маллар, сабырсызланып, башка яланнарны сорый башлаганнар иде инде. Шуңа күрә печән, иген эше башланганчы яңа урынга күчәргә тиешләр иде. Сарсымбайның бу хактагы сүзен һәммәсе, бигрәк тә Карлыгач, бәйрәм шатлыгы белән каршы алдылар. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр,