Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр.
Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән!
Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди.
Малайлар мине һаман:
– Сөенчегә нәрсә бирәсең, Закир? – дип шаярталар.
– Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!
Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды.
Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк. Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамыйча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да колынны бүре ашап китәр!
Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде… Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә.
Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора. Мин аны тота алмыйча елап кайттым да әтигә ялына башладым:
– Колынлар чагы җиткән, – дим, – йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карар идем, – дим.
Әти риза булмый:
– Ашатырга азык юк… Бернәрсә дә булмас, шунда болында, елга буенда йөрсен, – ди.
Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора:
– Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, – ди. – Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, – ди. – Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, – ди.
«Бияне яхшы ашатмасаң, колыны начар була» дигән сүз мине җиңде. Мин баш-аяк риза булдым.
Тавык ояларыннан йомырка урладым. Яшереп куйган шырпыны алдым да, шуларга алдап, малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым.
Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый; ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер, бераз елмайган кебек тоела.
Йомырка белән шырпы барлыгын белгәч, малайлар сикерә-сикерә минем белән бия сакларга бармакчылар.
Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары беравыздан Кондызлы күл ягына тарталар:
– Анда каптырырга да әйбәт, менә дигән чуртаннар, алабугалар да эләгә, – диләр.
Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый:
– Без өченчекөн, – ди, – иртән көтү киткәч барган идек, кояш төшлеккә җиткәнче каптырдык. Галәви – утызны, мин егерме дүртне алдым. Арада беләк юанлыгы кызылканатлар бар иде, бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады – кармакны өзеп алып китте, – ди.
Боларны ишеткәч, башкаларның да күзләре кыза, барысы да риза булып, шул Кондызлы күл ягына йөгерергә торалар.
Кызылканатлар,