Әтинең каушавы йөзенә үк чыккан иде. Ул, беркавым зиһенен җыя алмый торгач:
– Хәзер табабыз аны… – диде. – Балтасы лапаста инде аның… Тигезләгечен кая куйган ием соң әле? Менә син тамаша, кара инде… хәтер диген инде шуны да… Миңкамал, әй, кызым Рокыя, син белмисеңме? Табып кына бирче, булмаса. Әй, туктале, кем, чибәр егет, исемеңне белмим. Табынга рәхим итәр иең…
Халикъ, йомшак кына рәхмәт әйтеп, борчуы өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенеп, ишектән чыкты. Мин дә, тигезләгечне табу сылтавы белән, аның артыннан чыктым.
Такта сарайдан, әтинең эш кораллары яткан шкафтан тигезләгечне эзләп таптык. Халикъ, каушый төшеп, кулымнан җиңелчә генә тотты да:
– Рокыя, мин синең белән очрашыр идем, – диде.
– Кайда? – дидем ашыгып.
– Милиция идарәсендә.
– Син ни сөйлисең?.. Нишләп мин анда барып йөрим? Минем хакта ни уйламаслар.
– Кайда соң, алайса?
– «Тукай» киносы янында.
– Кайчан?
– Иртәгә. Көндезге уникедә.
– Ярый.
Ул, иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. Мин, тәнем буйлап йөгергән калтырауны басар өчен, беркавым сарай буенда торырга мәҗбүр булдым.
– Рокыя, кайда син? – дип, әни ишектән башын тыгып дәшкәч кенә өйгә кердем.
Әтинең миңа ак атлас күрсәткәндәге дәрте сүнгән иде инде. Миңа таба бер генә күтәрелеп карады да:
– Сиңа алай бик чәчрәп чыгарга кирәкмәс ие… Яратмыйм шул милиция халкын. Балта дигән була, берәрсе чагып, иснәнеп йөрүе түгел микән? – диде.
Минем бу сүзләргә хәтерем калды – дәшмәдем.
Икенче көнне сәгать унике җиткәнне көч-хәл белән көтеп алдым да «свиданиегә» киттем. Әти белән әни эштә иде әле.
Халикъ анда иде инде: кинотеатр янына җыелган халык арасында, сәгатенә караштыргалап, арлы-бирле йөреп тора иде.
Мине күрүгә, ашыгып кына яныма килде, рөхсәт сорап култыклады, без каршыдагы бакчага кереп утырдык.
– Йә, ярар, мин бу сүзне кайчан да булса әйтергә тиеш инде, – дип, йомшак кына итеп кулларымнан алды. – Мин яшь кеше түгел. Сугышта йөреп кайттым. Ике мәртәбә яраландым. Акны ак дип, караны кара дип таный беләм. Сугышка кадәр елгачылар техникумына кергән идем. Соңгы курсыннан китеп бардым. Артиллерист. Менә Казанга кайттым. Әти үлде. Әни исән, сеңлем бар, укый, минем белән яшиләр.
– Сез миңа боларны нигә сөйлисез? – дидем.
Ул гаҗәпләнде. Борын очы тирләп чыкты. Кулларымны кинәт җибәрде дә моңсуланып калды. Аннары әкрен генә, гафу үтенгән тавыш белән әйтте:
– Синнән башка көн юк миңа, Рокыя… Мин сиңа гашыйкмын, – диде.
Гүя өстеннән тау төшкәндәй көрсенеп куйды. Аның шундый гадилеге, мин газапланып йөргән тойгыны туп-туры әйтеп бирә алуы мине таң калдырды, хәтта каушатып җибәрде. Әле күпмедер бергә йөргәч, бер-беребезне ныклап белгәч, ягъни мине зур хискә әзерләгәч әйткән