© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2016
Чикләвек төше
Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем. Ул хакта беркайчан да, бер генә кешегә дә сөйләмәм дигән идем. Ләкин еллар үтеп, тормыш тәҗрибәм арткач, сөйләргә булдым.
Чөнки ул – кешеләргә кирәк.
Мин Казанның Яңа бистәсендә туып үстем. Безнең алты почмаклап салынган зур өебез, бистәгә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем. Өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни кичләрен ашханәдән, түбәләмә ике чиләк төяп, бәрәңге кабыгы, кәбестә калдыклары алып кайтып, сыер асрый, әти меховойдан яшереп кенә алып чыккан тире корамаларыннан пальто якасы, бүрек ише әйберләр тегеп, аларны таныш-белешләре аркылы талчукта саттыра иде. Ипи кытлыгы күрмәдек. Ситсы-мазарны чират торып алган булмады. Үзебез кайчандыр авылдан килгән булсак та, әти авылларны бик өнәп бетерми, фатирга кертми, ипинең һәр телеме үлчәүле чакта аның «авыл өерен» туйдырып ятарга бер дә исәбе юк иде. Аның дуслары булмады диярлек. Мин, аларның бердәнбер баласы булып, күрше кызларыннан матуррак киенеп, ачлыкның ни икәнен дә белми үстем.
Халикъ белән танышкан чакта, миңа унтугызынчы яшь иде. Кайвакыт кичләрен, чәй янында үзләре генә калгач, әтинең әнигә: «Кулдан озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы», – дигән сүзләрен ишетә башладым. Алар мине әти кул астында эшләүче Гапсамат исемле төпле акыллы, тапканын әрәм-шәрәм итми торган, өстәвенә читтән бер сандык мал да төяп кайткан бистә егетенә кияүгә бирмәкче булдылар. Егет безгә килеп утырды. Әти белән әни аның әле артына, әле алдына төшеп, өрмәгән җиргә генә утыртмадылар. Табынга мине дә чакырдылар. Әлеге Гапсамат, буйга тәбәнәк булса да, гәүдәгә нык иде, ул миңа кыска бармаклы каты кулын биреп күреште, ара-тирә генә сүз башлаштырып, гел әтигә төбәлеп утырды. Мин чәй ясап тордым. Ул миңа ошамады дип кенә әйтсәм, дөрес булмас. Гапсамат минем күңелемә шом салды.
Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен нык кына эләктереп, шопырдатып чәй эчкән чагында:
– Алай диген. Тә-әк. Тормышны таза көйләгән син, Гыйбау абзый, – дип, бер-ике сүз әйтеп куйгач, өйгә авыр тынлык иңә иде.
Әти кунак-мазар килгән чакта сандык төбеннән алып кия торган укалы кара түбәтәен арткарак чигереп, тегәрҗеп юанлыгы гына калдырып кырган кара мыегын, очлы кара сакалын бирчәйгән бармаклары белән сыпыргалап сүз башлады:
– Халыкның хикмәтле сүзен беләсең инде син, Гапсамат. Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала, ди халык. Әдәм баласының үз вакытында казыгын какканы, үз куышын корганы мәслихәт.
Мин шунда кинәт эшләрнең кая барганын төшенеп алдым. Юкса моңарчы Гапсамат өйгә кереп тормый, куенына тыгып килгән тире-ярыны әтигә өйалдында гына биреп китә, алар анда шыпырт кына сөйләшә торганнар иде.
– Казыкны нык итеп кагарга ният бар, Гыйбау абзый, син тәҗрибәле кеше, дөньяның җаен беләсең, кулдан килгәнне булышкалап торсаң… – диде Гапсамат һәм чынаягын каплап куйды.
Әни бик өтәләнеп кыстаса да, ул бүтән чәй эчмәде, зур кара күзләрен тутырып миңа бер карады да, аннан күзен кыса төшебрәк, сөзеп кенә тагын бер карап алгач, китәргә ашыга башлады. Чоланга чыккач, мин аның әти белән кызу-кызу сөйләшкәнен ишетеп тордым, күңелемдәге шом тагын да артты. Әтинең сүзне өзеп сөйләшә торган гадәтен белгәнгә күрә, бүген булмаса иртәгә «парлы казык» турында яңадан сүз кузгатачагын көтеп йөри башладым.
Минем күңелемдә икенче бер егет, безнең күршебездә фатир торучы Халикъ урын алганын алар белми иде әле. Халикъ Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, җете зәңгәр күзле; гәүдәсенә сыланып, аны аеруча зифа итеп күрсәткән яшькелт френч киеп, лейтенант погоннары тагып йөрүче офицер. Яшькә дә ул Гапсаматтан күпкә яшь: күрше Хәерниса түтәйләрнең рус капкасыннан ялт итеп килеп чыга да, минем дә, көянтә-чиләк күтәреп, капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала:
– Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?! – дип, бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дәшеп кала.
– Суга барам шул… – дим мин, дулкынланып. Аның белән якын булуымнан каушап һәм шул ук вакытта җанымда әйтеп бетергесез рәхәт бер тынычлык тоеп, үз юлыма китеп барам. Җилкәм белән тоям: ул мине чаттан борылганчы озатып кала.
Безнең әле ялгыз калып сөйләшкәнебез дә юк, аның мине якын күрүен күңелем белән сизсәм дә: «Кем соң моның сөйгәне булыр икән?» – дип уйлыйм, шул билгесез кыздан хәтта көнләшә үк башлый идем.
Гапсамат безгә килеп киткән көнне мин күкрәк турымда нәрсәнеңдер бик авырттырып сыкрап торуын сиздем. Зарыгып, тилмереп, кич җиткәнне көттем. Чоландагы кисмәккә дә, бакчадагы кисмәккә дә тутырып су китердем, ләкин ул көнне миңа Халикъ очрамады; мин, көне буе пошыргаланып, әледән-әле ян тәрәзәгә килеп, аның эштән кайтканын көтеп йөрдем.
Ул кайтмады.
Өстен иске чүпрәк белән кысып бәйләгән зур гына ике чиләк күтәреп, әни кайтты. Кухня ягында бәрәңге кабыкларын юып пешерергә куйды. Аның көн саен гадәтләнгән бу эшенә мин булыша торган