Ата күңеле балада… (җыентык). Фарсель Зыятдинов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фарсель Зыятдинов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03523-1
Скачать книгу
бу гамәлне башлаучылар мине сагайтты: үзләре дус булып безнең арада йөриләр, ә чынлыкта күралмыйлар икән. Дөресрәге, көнләшәләр, «бомж» дип миннән котылырга телиләр. Хәер, бу турыда мин, үзегезгә килгәч, бөртекләп сөйләрмен. Бүген өйдә буласыздыр бит, беркая да китмисезме?

      – Өйдә булабыз, Мөдәррис, кил, көтәбез, – дидем мин, трубканы куеп.

      Мөдәррис озакламый килеп тә җитте. Гадәттәгечә, күңеле күтәренке, әйткән сүзләре очкын кебек кабынып-кабынып ала, күңелгә үтеп керә иде. Үзен борчыган хастаханәдә укол ясарга омтылуларын ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Остазы Сибгат ага Хәкимгә рәхмәтле булуын кат-кат басым ясап әйтте.

      Барысы да Галиәсгар Камал исемендәге театрның элекке бинасында булган хәлдән соң башланды.

      …Ул көнне театрда, дөресрәге, театр бинасында әһәмиятле корылтай бара иде… Президиумда республикабызның җитәкчеләре, күренекле затлар утыра. Җыелышның иң кызган мизгелендә зал кинәт яктырып киткәндәй булды, һәм тамашачылар өстенә, президиумда утыручыларның өсләренә ап-ак кар, дөресрәге, кәгазь кары яварга кереште. Болар санап бетергесез листовкалар иде… Мәдәният министрлыгы, гомумән, республикабыз җитәкчеләре исеменә канәгатьсезлек белдереп язылган листовкалар иде болар. Билгеле, хәл ителмәслек проблемалар да түгел кебек. Шулай да Татарстан халкы, аның яшьләре өчен мөһим саналган таләпләр куелган иде ул кәгазьләрдә. Шулар арасында яшьләр журналының һаман да гамәлдә булмавы борчый иде аларны. Инде ничә тапкыр күтәрелеп тә, һаман хәл ителмәгән әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде ул листовкаларның берсендә.

      Залда утыручыларның бер өлгере очып барган листовканы эләктереп алды да президиумда утыручылар янына атылды.

      – Бирегә китерегез, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович, урыныннан кузгалып һәм шул арада листовкага күз йөртеп чыкты. Һәм аның кәефе бозылганнан-бозыла барды. – Нәрсә, бу мәсьәләне шушында хәл итәргә идемени? Язучылар берлеге белән бергә хәл итеп булмый идемени?! Тәртип бозучыларны, мондый башбаштаклык оештыручыларны ачыклагыз һәм миңа җиткерегез.

      Зал тып-тын калды. Авторларны ачыкладылар. Алар арасында Казан дәүләт университеты студентлары, яшь шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис һәм башкалар бар иде.

      Тәртип бозучыларны ачыклап берничә көн үткәч, эзәрлекләү башланды. Беренчедән, аларны университеттан куып чыгару мәсьәләсе күтәрелде, икенчедән, гаеплеләрнең башларын савыктырып чыгару максаты белән аларны республиканың Бехтерев исемендәге психик авырулар хастаханәсенә салырга әмер булды.

      Безгә шалтыратканда, Мөдәрриснең нәкъ шул хастаханәдә яткан чагы иде. Сүз нинди укол турында барды соң?! Хастаханәнең исеменнән үк күренгәнчә, гаеплеләрнең психикасын көйләргә, аларны җәмгыятькә файдалы зат итеп үзгәртергә кирәк иде. Менә шундый максатны тормышка ашыру өчен, Мөдәррис махсус укол алырга тиеш була. Сибгат ага Хәкимов мондый эшнең дөрес булмаган гамәл икәнен тиз төшенә һәм яшь шагыйрь, талантлы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка үзенең ярдәм кулын суза.

      Сибгат ага өчен Мөдәррисне үзгәртүнең кирәге юк. Мөдәррис ул шушы килеш, шушы хәлендә кирәк халкыбызга, татар әдәбияты, татар дөньясына.