– Чакырдыңмы, атакай? – диде ул, култык астындагы калын гына кенәгәсен кулына алып.
– Син бар, Василий, эшеңдә бул! – дип, бүлмә хуҗасы Прыщаковны чыгарып җибәрде һәм инде дүртенче аен казначей вазифасын башкарган монах Вячеслав Свиридовка мөрәҗәгать итте. – Шушы арада безнең конторага элеккеге еллар өчен акча керергә тиеш иде, йә, ничек, килдеме ул акча, юкмы?
– Килде, атакай, 3153 сум да 78 тиен ярым.
– Шәп булган, шәп булган. Безнең изге эшне акчасыз берничек тә алып барып булмый. Акча белән дә авыр бара әле эшләр. Әйт әле, узган айда кергән акча ниләр алуга тотылды?
– Хәзер әйтәм, атакай, хәзер, – дип, казначей кулындагы кенәгәсен актарырга кереште һәм кирәкле битне тапты да, җанланып, сүзен дәвам итте: – Кергән акчаның 427 сум да 36 тиененә, киләчәктә яңа чукынганнарга бүләк итү өчен, 500 бакыр тәре, 30 пар итек, 30 бүрек, 33 күлмәк алынды, атакай. Аннан соң, изге эш буенча йөрү өчен, атны да шул акчага сатып алдык.
– Аңлашылды, аңлашылды. Әйе, атсыз да булмый. Ерак авылларга чыгарга туры килә… Ярар, бар, эшеңдә бул!
Казначей чыгып киткәннән соң, архимандрит үзенә хуҗалык эшләре өчен җавап бирүче Михаил Христофоровны чакыртты.
– Менә нәрсә, Михаил, – диде ул, ишек төбендә күренүгә үк. – Монастырь крестьяннарыннан ике балта остасы, безнең динне кабул итүчеләрне чукындыру өчен, Зөя елгасында, изге пәйгамбәр Илья чиркәве янында уңайлы урын сайлап, чукындыру урыны – крещальня ясап куйсыннар.
Моннан соң, иноверецларны монда алып килеп, монда чукындырачакбыз.
– Ул крещальня дигәне ниндирәк нәстә була соң, атакай? Без бит Крещение бәйрәме вакытында керәбез дә өч мәртәбә суга чумып чыгабыз. Бернинди крещальнясыз гына…
– Чукынганнар тотынып чумып чыгар өчен култыксалап ясалган махсус баскыч. Тик төшәргә-менәргә уңайлы булсын өчен, аның басмалары киң тактадан булырга тиеш. Осталарны барлый тор, мин аларга үзем аңлатырмын.
– Яхшы, атакай, хәзер алып киләм мин аларны!
Шулай итеп, Зөянең Богородицк монастыре православие динен кабул иткәннәрне чукындыру үзәгенә әйләнде. «Теләүчеләр» не төрле авыллардан монда алып килеп, аларны христиан дине нигезләре белән таныштырдылар һәм аннары, Иоанн Креститель Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасында чукындырган шикелле, өч мәртәбә суда чумдырып, аннан соң чиркәүдә чукындырдылар. Бу турыда махсус дәфтәргә теркәп куйдылар.
…Крещальня ясап куйганнан соң, ай-ай ярым вакыт та үтмәде, монастырьга православие диненә күчәргә «теләгән» кешеләрне чукындырырга алып килә дә башладылар. Бер атна эчендә җәмгысы уналты кеше җыелды: аларның тугызы чуваш, алтысы удмурт һәм берсе татар иде. Аларны шактый мул итеп әзерләнгән өстәл янына утыртып ашаттылар-эчерделәр, аннары мондый изге вакыйга уңаеннан махсус җиһазланган бүлмәләрдә ял иттерделәр. Уналты кешедән торган беренче төркем җыелып беткәнче, аларның берсен дә борчучы булмады, янәсе,