Һәлак булган Вакыйф һәм Насыйх абыйларының җаны да туган җиргә кайткандыр.
Мәхмүтнең башындагы тимер ярчыгы кинәт кымшанып куйды, күз аллары караңгыланып китте. Белә Мәхмүт: юкка бимазаламый ул ярчык, аның гөнаһысы бар икәнне тоя.
Беркөнне Зәйнуллин Нигъмәт абыйсы очрады. Ул аны бик тә хөрмәт итә. Абзый Мәхмүттән ун яшькә олы. Сугышкан, яраланган. Сабантуйларында мәйдан тоткан ир. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә колмагы әтисе Васыйл мулла язмышына уралды. Нигъмәт абый күзеңә караса, аңа ялганлап булмый. Мәхмүт нинди көч тапкандыр, әллә фронтта үлем белән күзгә-күз килү коткардымы, тагын гөнаһка батты. Әтисен шахтада басылып үлде дип ычкындырды. Алапай шахтасында таш басып үтергән Фәрхуллин Әһлиулла абыйсы кебек, янәсе.
Әтисе үлгәнгә күп еллар узса да, Мәхмүт дөреслекне әйтә алмый азаплана, һаман да төнге уникедә килеп алып китүләр дәвам итә. Солдатларын Сталин исеме белән атакага күтәргән взвод командиры Мәхмүт Васыйлыч Сталин исеме белән авыз чайкарга тиеш түгел. Аның взводында рядовой булып сугышкан полковник, икәүдән-икәү генә калгач:
– Мин курыкмыйм, югалтасын югалттым, гаиләмне бетерделәр, үләсемне беләм, ләкин сиңа әйтеп үләм – барысына да халыклар атасы Сталин гаепле, шул исәптән синең әтиеңне үтерүдә дә, Васыйлыч, – дип кырт кискән иде.
Бөек Ватан сугышында Вакыйф һәм Насыйх абыйлары һәлак булды. Үзе яраланып, госпитальләрдә аунап, орденлы офицер булып кайтты. Ил алдында йөзләре ак, намуслары пакь Васыйл мулла нәселенең.
Әтисен кулга алгач, әнисе алты бала белән калды. Алла рәхмәте беләндер, ярый әле, өйләреннән куалап чыгармадылар. Әнисе, кара кайгыны күтәрә алмыйча, чирләшкәгә әйләнде. Казандагы туганнары кайтып алдылар алуын да, дәвалаудан эш узган булган. Әниләрен Казан зиратына җирләгәннәр.
Мәхмүт әтисен кулга алуларын да хәтерли кебек, аңа инде ун яшь булгандыр. Колхозга көчләп кертелгән игенчеләрнең карганып-сукранып йөргән көннәре иде. Инкыйлабтан соң 1016 йорты булган авыл, кешеләре Су-Елга, Өләүкә, Хәсәншага күченгәч тә, зур иде, бик зур иде. Волость үзәге булган салада кануннарны белүче, замана җиленең кай яктан исүен тойган зыялы ирләр яшәгән. Бер сүз белән әйткәндә, кече кирмәнлеләр гомер-гомергә тирә-юньдәге авыллардан бер башка югары булдылар.
Шуңа күрә, әгәр дә колхозны таратуга ирләр күтәрелсә, башның тагаракка тәгәрисен чамалаганнар. Ир-атлар һөҗүмгә хатын-кызларны җибәргән. Ул чакта хатын-кызга ут та юк, суд та юк дигән әйтем егәрендә булган. Беренче эш итеп хатын-кызлар Мамадыштан килеп йөрүче уполномоченныйны сафтан чыгара – тегермән күперендә саклап тора да