Аның өлкәннәрне җыеп та ниндидер китап укулары сизелгәли. Ләкин бу безнең өчен яшерен сер булып кала. Колагыбызга ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимов дигән исемнәр генә чалынгалый иде.
Ярый, мин, үзебезнең ярга күз салгалап, күл өстен айкап йөрим бит әле. Менә тау түбәнәя бара, анда Күл буе мәдрәсәсе, аннан ике катлы агач йортлар тезелеп китә дә, кинәт кенә үр башланып, якты тәрәзәле дүрт катлы мәктәбебез калкынып күренә. Ә аның да күршесендә безнең йортыбыз, безнең балачак бишегебез. Ләкин без бу сабый чак бишегеннән, үз аякларыбыз белән төшеп, җир өстенә тып итеп бастык инде. Ул гына түгел, зур күлләрне гизеп йөрибез. Баш очымда рәхимле кояш, тирә-ягымда минем яраткан яр буйларым. Ләкин нәрсәдер җитми. Ни өчендер, кем беләндер шатлыгымны уртаклашасым килә. Әнә ул балкон тәрәзәсеннән карап тора түгелме соң? Ул мине күрми шул. Мин, көймәмне тирәкләр арасына юнәлдереп, тиз генә яр буена чыгам да чылбырны борын асты юешләнгән кәтүк хәтле генә бер малайга тоттырам.
– Хәзер төшәм, аннары сине дә йөртермен, яме? – дим.
Малай, ризалыгын аңлатып, башын кагып куя. Мин, артымнан тузан туздырып, тау башына йөгерәм.
Бер-ике минуттан инде Нурия апа, дөресендә, Нурия генә, сакланып кына көймәгә уза. Мин чылбырны ычкындырасы килмәгән малайның учларын йомшак кына ачам да, көймәне этеп җибәреп, үзем дә җәһәт кенә эчкә кереп утырам, ишкәккә тотынам. Көймәне борып, гайрәтле генә итеп Ерак Кабан ягына китеп барганда, әлеге кәтүк малайның еламсыраган йөзен күрәм.
– Без хәзер әйләнеп кайтабыз! Аннары сине йөртәм, ярыймы?! – дип кычкырам мин аңа.
Малай тагын башын ия, беләге белән юеш борынын сыпырып ала. Аягын авыштыргалап, бездән күзен алмый карап кала. Менә ул кулын кашы өстенә куя да шул хәлендә башта бер карамчыкка, аннары ноктага әйләнә. Калды минем сабый чагым яр буеннан карап…
Су өсте балкыймы, әллә Нуриянең күзләреме? Ул кечкенә толымы күперебрәк торган, ләкин әле тарак эзләре дә язылып бетмәгән кучкыл чәчле башын әле бер якка, әле икенче якка борып йөртә, зур коңгырт күзләре белән яр буйларын йотардай булып карый, туктаусыз елмая. Елмайган чагында аның тип-тигез энҗе тешләре кояшта чагылып-чагылып китәләр. Ул сөенеченнән нишләргә белми, әле көймә кырыенда