«Тургаем!.. Зәңгәр күктә бер нокта булып эленеп калдың да кырлар, тугайлар өстенә тылсымлы моңнарыңны түгәсең. Шул моңнарыңа сихерләнеп тын калдым… Кайда син?.. Күренмисең дә, әллә кояш нурлары син менгән ноктада чагылып, күзләремне чагылдырамы? Өздереп сайравыңны тыңлап, җаным тел белән әйтеп бирә алмаслык ләззәт, яшәрү кичерә. Йөрәгем, яшьлеге тугаена ашкынган аргамак сымак, үткәннәргә кайтып талпына. Гүзәл сафлык бөркелгән көйләреңнән моң-сагышларым юылып ага…» Мөгаен, болай итеп дөньяга гашыйклар яисә чын шагыйрьләр генә яза ала торгандыр!.. Табигать гүзәллегенә дә һәркем үзенчә табына, гүзәллеген дә үзенчә җырлый – берәүләр Һади Такташның урман турындагы үлмәс шигырьләрен кабатлап ләззәт кичерсәләр, икенче берәүләргә дәрья-сулар дигән гыйбарәләр якынрактыр… Нурислам Хәсәновның да поэтик карашы күбрәк шуларның икенчесенә, ягъни инеш-сулар ягына төбәлгән. Мондый сайланышның сәбәпләрен, бәлки, җиңел генә аңлатып та булмый торгандыр. Ә икенче берәүләр, бәлки, җавапны бик тиз табарлар: «Ник шулай булмасын, ямьле Мишә буйларында үскән егет бит ул безнең Нурислам!» диярләр һәм, мөгаен, ялгышмаслар да.
Инде үзебезгә килсәк, бу хәлне болайрак та аңлатып булыр иде кебек: автор өчен бу хәл, дөресрәге, бу янәшәлек әдәби сюжетларда кеше гомеренең бормалы юнәлешләрен поэтик һәм фәлсәфи төсмерләрендә тасвирлау өчен гаять отышлы, күңелләргә ятышлы мөмкинлекләр бирә, әдибебез алардан бик теләп һәм уңышлы файдалана алган. Аккан сулар, инешләр гомер агышлары, кайтмас яшьлек моңнарына кушылып, халык җырларына иңгән ич… Н. Хәсәнов иҗатында болар бик ачык күренә. Шул рәвешчә әдипнең «Инешемдә – гомер агышы», «Ак балык» әсәрләренә шигърилеккә якын торучы фәлсәфи хасиятләр килеп керә. Бу кечкенә повестьларга катлаулы драматик язмышлар сыйган – шул язмышлардан милләтебез күргән-кичергәннәрнең тарихтагы фаҗигале эзләрен дә күреп була.
«Язмышлар уены» романында да әдип хакыйкатьне яклаучы буларак битараф калмый, ул бүгенге көндәлек тормышыбыздагы әхлак нормаларыннан читкә тайпылу күренешләрен гаепләп, актуаль темаларны кыю рәвештә калку итеп сурәтләргә тырыша, үзенең язучылык иреген һич тә чикләми, фикер-карашларын ышандырырлык итеп алга сөрә. Моңа тагын язучының тормышта яраклашып яшәү ысуллары тамыр