Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03807-2
Скачать книгу
әем, ниләр генә әйтмим мин аңа?! Тыңлап торса, йә мине бәреп үтерер иде, йә үзе асылыныр иде. Әлбәттә инде, бу очракта үземне хаклы дип санамыйм, миңа бит чирдән дәваланырга кирәк, сүгенүләрем шуның өчен генә…

      Шундый өянәк кузгалгач, беркөнне Марсель Галиевнең «Арыслан йокысы» дигән китабы кулыма килеп эләкте. Бик әллә кем булып бүтәннәрдән көлеп йөри, ни кыландыра икән дип, китапны ахырыннан укый башладым. Марсель Галиев язмаларын укып барам баруын, әмма бу очракта аңа бәйләнәсем, үзен һәм язганын чүпкә чыгарасым килә. Йөрмәсен кукраеп…

      Тәк… җөмләләр. Үзенекеләр дә бар, бүтәннәр әйткәнне дә теркәп куйган. Плагиат! Кайчандыр кайдадыр мин: «Бүгенге заманда авызына микрофон каптырсаң, балык та җырлый», – дигәнмен. Шуны язып куйган. Тукта, ул бит фамилияләребезне дә атаган. Алай булгач, плагиат була алмый бит әле бу. Безне популярлаштырган өчен рәхмәтле булырга кирәктер чүтеки.

      Үзе әйткән тапкыр җөмләләре кайда икән дип, китапны актарам. Кеше әйткәнне язып куеп була ул, үзең тапкыр җөмлә язып кара, агай-эне. Әһә, бар икән андыйлары да. Укып карыйк. Тәк… «Ялкау әдәбиятны шигырь баса». Кызык. Бәйләнгәнче, ныклап уйларга кирәк, бәлки, дөрестер. «Талантлы улларын күтәрә алмаган илне талантсызлар күтәрәмгә калдыра». Шәп әйткән бит бу, шайтан алгыры. Юк, бүтән җөмләләрен укымыйм. Югыйсә сүгәсе урында мактарга туры киләчәк. Ә мактыйсым килми. Мин бүген чирле. Шул чирдән котылырга кирәк.

      Китабының бу бүлегендә Марсель язучылардан көлгән. Мине дә төрле кыяфәтләргә кертеп төрләндергән. Тешне шыгырдата-шыгырдата укымакчы булам, тик нигәдер сүгенергә җыенган авыз ерылып китә. Көлдерә бит бу мине, үземнән үземне көлдерә, чукынчык! Үзеннән көлә белгән кешене «бөек» диләр бугай. Шушы Азнакай малае мине, үземнән көлдереп, бөек ясамакчы түгелме соң? Юк, авторны әрләү килешеп бетмәс. Миннән генә түгел, Мөдәррис Әгъләмов, Гәрәй Рәхим һәм Равил Фәйзуллиннан да көлә. Үзеннән дә көлә. Ачуны китереп көлми, якын итеп көлә. Бәйләнеп булмастыр, ахры. Ярый, бу юлы котылды.

      Укуымны дәвам итәм. Үзенең якташлары турында да яза автор. Монда да көлеп яза. Кара, кызык кешеләр яши икән Азнакай ягында! Азнакайның Чатыр тавын дөньядагы иң биек, иң күркәм таулар дәрәҗәсенә күтәреп язган иде, хәзер инде кешеләрен күтәрә, мактанчык. Җир йөзендә, Азнакай кешеләреннән башка, рәтле адәм юктыр дип уйларсың. Шулай дип чырайны сытам да уйлап куям: «Нәрсә, үз ягыңны матур итеп күрергә теләү начар сыйфатмыни?» Үзем дә туган як кешеләрен мактыйм, үз ягымның табигатенә сокланам. Әгәр җитешмәгән нәрсәләр күрсәм, үз ягыма тел тидерәчәк түгелмен, дип сүз дә биргән идем. Үзем шулай икән, нигә Марсель Галиевкә тел-теш тидерергә тиеш әле мин? Юк, юк, юк… Бәйләнә алмыйм мин бу егеткә. Кешесенә бәйләнә алсам да, китабыннан бәйләнерлек сәбәп таба алмыйм. Ни гаҗәптер, шул китапны укый-укый, өянәгем дә узды шикелле. Дөньяга икенче төрлерәк, яратып карый башладым. Хәтта тормышның ямьсез ягын сурәтләгән «Оҗмах ачкычы кемдә?» хикәясен укыганнан соң да, кәефем начарланмады. Кайсыбер язучылар роман итеп язган фикерне, вакыйганы бер хикәягә сыйдырган лабаса. Бу инде осталык галәмәте. Әдәбиятның нигезендә ни ятарга тиеш икән? Күргәнеңне, ишеткәнеңне, уйларыңны оста тасвирлап язудыр, ахры. Син сөйләргә алынган кешеләр холык-табигатен укучының күз алдына китерерлек итеп сурәтләүдер. Марсельнең берничә җөмлә, кайчакта берничә сүз белән кеше характерын күрсәтә алуына сокланам мин. Язганда гына түгел, сөйләгәндә дә кемдер турында шундый сүз әйтеп куя, ябыша да кала инде шул сурәт исеме телгә алынган кешегә.

      Шулай да бәйләнерлек җай таптым Марсельгә: китап юкарак чыккан, тиз укылып бетә. Аның белән еш аралашып, сөйләшеп, серләшеп, көлешеп йөргән кеше буларак беләм – юмор жанрында аның потенциаль мөмкинлекләре зур. Укып көләргә, куанырга, дәваланырга язсын.

      Туфан Миңнуллин, 2004

      Мут истәлекләр

      Күршеләр

      «Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән» дигәч, күпләр ышанмаган иде. Менә бит! Күп вакыт үтмәде – төзеп тә куйдылар. Унике җыелыш җыеп, үзара канга-кан килеп бәхәсләшкәннән соң бүлешеп тә алдылар.

      Иң матурын, иң зурын Туфан Миңнуллинга бирергә дигән карар чыгардылар. Арыды… Ничә ел буе Мәскәү парламентында эшләде…

      Жирәбә салганда, аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән Хуҗа Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:

      – Яшибез, болай булгач! – дип сөенеп куйды.

      Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч КамАЗ, кранлы бер япон машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл чырайлы шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде каклаган каз, Сергач мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм шуның ише биниһая авыр кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр. Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан самолёт трабына чыккан президент кыяфәтендә коттеджның икенче катына күтәрелде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты. Ерак түгел авыл өйләре күренә иде. Бакчаларда, иелеп, арт белән күкне терәп, чүп утаган хатын-кызларга карап торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде Туфан, шуңа күрә самолётка да утырмый