Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Индус Тагиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03162-2
Скачать книгу
берсе дә юкка түгел. Башка халыклар дөньясына чумып, алар арасына кереп югалу куркынычы һәрвакыт булган. Монда иң куркыныч нәрсә – катнаш никахлар. XX гасырның 20 нче елларында Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы булып торган Сәхибгәрәй Сәедгалиевнең хатыны марҗа була. Әлбәттә, аннан соңгы буыннар инде рус кына була. Без күп вакыт татардан чыккан данлыклы русларны күккә чөябез. Дөрес, милләтебезнең асыл затлары башкалар өчен кирәк икән, димәк, зур сәләтләргә ия дигән сүз. Ә шулай да Тургеневның, Державин, Куприн һ. б. ның татарга ни файдасы булган? Ә бит Купринның татарлыгы белән горурланып, башына түбәтәй киеп йөрүеннән башка бернинди татарлыгы да юк. Болар, – нигездә, барысы да руслар. Тургенев – рус теленә мәдхия җырлап йөрүче татар токымыннан.

      Мин әйтеп үткән шәхесләрнең үз тарихлары, аларның тамырлары инде күптән татарлыктан өзелгән. Ә чын милли горурлык ул халыкта. Ул безнең бишек җырларыбыздан ук башлана. Нәкъ менә шунда Ана кеше баласына милли моңнарыбызны сеңдерә, аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән тел ачкычын иңдерә.

      Әйе, мин Ана турында махсус сүз кирәклегенә инанган кеше. Чөнки анабыз Әминә Габделкаюм кызы бишек җырлары аша миңа һәм туганнарыма татарлыгыбызны сеңдерде, телебезгә, җыр-моңнарыбызга мәхәббәт уятты. Дөнья мәйданында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булырдай итеп тәрбияләде.

      Юк, хөрмәтле укучыларым, мин һич кенә дә үз Анабыз турында сөйләмим. Сүз гомумән татар аналары турында. Әгәр Ана кеше баласына милли горурлык сеңдерә алса, бу бала үзе дә, аның балалары да, оныклары да татар булып яшәячәк. Милли тәрбиянең башы ата-анада. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмәгән халык. Әгәр дә Ана кешенең үзендә туган теленә ихтирам юк икән, ул баланың атасы белән тик русча гына сөйләштә икән, боларның балалары да шул телдә генә сөйләшәчәк. Ата-ананың изге бурычы балаларын дөньяга татар итеп чыгара алудан гыйбарәт. Шулай булмаса алар үзләренең ата-ана бурычын үти алмаган булып чыгалар.

      Чит илләрдәге татарлар мисалы безгә гыйбрәт булсын иде. Әйтик, фин татарларының беренче кагыйдәсе гаиләдә тик ана телендә генә аралашудан гыйбарәт. Алар гасырлар буе шушы тел аша фин, швед, инглиз телләрен үзләштерә киләләр. АКШ һәм башка чит илләрдә дә шундый ук хәл: иң башта үз телеңне өйрәнү, аннары аның аша башка телләргә үтү.

      Мин күп вакыт АКШта яшәп ятучы милләттәшебез Сәгыйть ага Салахны гыйбрәтле язмыш итеп сөйлим. Бу кеше Кореяда туып үсә. Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр Сеул шәһәрендә 26 татар гаиләсе яшәгән. Болар өчен бер татар җанлы милләттәшебез мәчет салдырган, татар мәктәбе ачкан. Ә бит мәктәп ачу ул бина төзү генә түгел. Монда укытучылар, дәреслекләр кирәк. Ул боларның барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырган. Бу гаиләләр татарлык нигезен бишек җырлары, ана теле, милли мәктәп аша ныгыта алганнар. Алар, туган телләреннән тыш, корея, япон һәм инглиз телләрен үзләштергәннәр.

      50 нче елларда язмыш Сәгыйть аганы АКШка китерә. Монда ул, тиз арада урта белем алып, 4 ел эчендә ике югары белем алуга ирешә. Зур галим булып, АКШ хөкүмәтенең атом-төш коралы