Әсәрнең үзәгендә Байков һәм Саттаров образлары тора. Гәрчә пьеса, асылда, Байков драмасы буларак уйланылган булса да, сюжет сызыгында боларның кайсына булса да өстенлекне бирүе кыен. Гигант төзелеш җитәкчесе Байков – күпчелек сыйфатлары белән уңай тәэсир калдыра торган кеше. Үзенә ышанып тапшырылган эшне ул һәрнәрсәдән өстен саный, аңа изге бернәрсә итеп карый. Юк, ул карьерист түгел. Үз тормышын һәм талантын яңа тормыш төзүгә багышлаган, акыллы, каты куллы бу кеше мондагы төзелешне үзенең хезмәт баскычындагы иң югары басма дип, үзе өчен «соңгы тургай җыры» дип атый. Ул үз-үзен онытып эшли, бүтәннәрдән дә шундый ук фидакярлек таләп итә. Шул ягы белән ул – соклангыч, шул ягы белән уңай герой. Ләкин тиңе булмаган гигант төзелеш күп кенә мәсьәләләрне яңача хәл итә белүне сорый. Менә бу яктан инде Байков образы каршылыклы, аның характерында консерватив сыйфатлар калкып чыга. Төзелешне ул искечә, күнегелгән методларга таянып оештырырга һәм җитәкләргә ниятли. Мондый зур эшкә һич ни дә кызганыч булмаска тиеш дип уйлап, ул хөкүмәттән өстәмә рәвештә зур-зур суммалар сорап тора. Кайбер очракларда, көндәлек мәшәкатьләр һәм төзелешнең вак-төяге белән мавыгып, төп мәсьәләләрне дә күздән ычкындыра, кешеләргә игътибарын киметә. Тагын да бер җитешсезлеге шунда: Байков производство белән җитәкчелек итүнең алдынгы алымнарын күреп бетерә алмый, аларны дөрес бәяли белми. Катынскийның беркадәр тәвәккәллек сорый торган, аның каравы киләчәге зур булган техник тәкъдименә ул игътибар биреп бетерми. Менә шулар аркасында ул Саттаров, Дунаев һәм Әхмәдуллиналар белән каршылыкка керә.
Саттаровның язмышы көтелмәгән үлем белән бетә. Шулай булуга да карамастан ул – пьесадагы иң якты фигураларның берсе. Аның характерына хезмәт иясенең тормышын яхшырту, гуманистик идеалларга тизрәк ирешү өчен көрәшкә ахыргача бирелгәнлек хас. Шәхси тормышына кул селтәү, үз мәнфәгатьләре турында кайгыртмау,