Соңгы биш ел – шуның ачык дәлиле!
Татар теленә ихтыяҗ…
Татар халкы яңадан үзенең дәүләтчелеген торгызырга омтыла. Цивилизацияле, демократик дәүләтләр исә үз законнары белән яшәргә тиеш. Элекке Югары Советның, бүгенге Дәүләт Советының эшчәнлеге бу җәһәттән әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Ул кабул иткән законнар, аерым алганда, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан Конституциясе мөстәкыйльлегебезнең нигез ташлары булды. «Татарстан халыклары телләре турында» Законны да мин иң мөһим законнарның берсе дияр идем. Халкыбызның рухи күтәрелеше чорында аның роле, һичшиксез, зур булды. Анда акка кара белән «Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре кулланылышта йөри» дип язылган. Димәк, бу Закон татар телен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә бирә. Шул мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Файдаланабызмы, файдалана беләбезме соң?
Телләр турындагы Законны тормышка ашыруның беренче этабы, дөресрәге, әзерлек чоры төгәлләнеп килә дияргә мөмкин. Моннан ике ел элек «Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы» кабул ителгән иде. Аның күп кенә өлеше тормышка ашып бара. Саный китсәк, мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Моннан биш-алты ел элекке белән бүгенгене чагыштырып карасаң, әлбәттә, аерма җир белән күк арасы. Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә татар мәктәпләре, татар гимназияләре, лицейлары күпләп ачыла. Техник вузларда да татар группалары ачар өчен мөмкинлекләр арта. Мәктәпләр һәм вузлар өчен шактый гына яңа дәреслекләр язылды, сүзлекләр, лексик минимумнар басылып чыкты. Радио-телевидениедән татар теле дәресләре бара. Күп кенә дәүләт оешмаларында татар теленә өйрәтү түгәрәкләре оеша. Балалар бакчаларында татар группалары, хәтта аерым татар балалар бакчалары да бар бездә хәзер. Хөкүмәтнең дә, министрлыкларның да, район җитәкчеләренең дә татар теленә булган мөнәсәбәтләре