Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роберт Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03610-8
Скачать книгу
унбиш минут татарча хәбәрләр бирә. Алтынчы канал да атнага берничә минут татарча тапшыру эшли башлаган иде. Ике ел эшләгәннән соң, аны да, табыш китерми дип, ябарга җыеналар дип ишеттек. Телләр турындагы Законга әлеге шәхси каналлар төкереп кенә карыйлар. Болар инде – болай да безнең авызны ябар өчен генә эшләнгән формаль эшләр. Ә «Курай» белән «Дулкын» каналларын Казанда гына тыңлап була.

      Хөкүмәт хәзер аерым канал булдыру турында эш алып бара. Кайчан да булса бер булыр дип ышаныйк. Ләкин бу да әле татарча канал булачак дигән сүз түгел. Моңа әле бернинди дә гарантия юк. Үз каналың булып та, татарча программаларың булмаса, бу инде халкыбызга берни дә бирмәячәк дигәнне аңлата. Без татар программаларын Мәскәү каналларыннан бирсәләр дә каршы түгел. Булсын гына! Ләкин ни өчендер бик акрын кыймылдыйбыз. Мәсәлән, Башкортстанның үзенең ике радиоканалы бар. Беренче каналлары иртәнге җидедән төнге уникегә кадәр бертуктаусыз башкорт, татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып бара. Күптән түгел Бакалы районында өр-яңа зур куәтле телевизион вышка куелды. Хәзер Татарстанның алты районы Уфа тапшыруларын һәм НТВ программаларын карый башлады. Бу безне аз булса да гарьләндерергә тиеш. Киресенчә, безнең үзебезгә Башкортстанның татар районнары карарлык һәм тыңларлык теле-радиотапшырулар оештырырга кирәк. Бу мәсьәләдә төгәл уйланылган идеологиябез булырга тиеш. Ә инде акча таба алмыйбыз икән, идеологиябез дә, Башкортстандагы татарларга рухи ярдәм итәрлек сәясәтебез дә булмаячак дигән сүз. Югыйсә бүгенге сәяси-милли ситуациядә бу бик кирәк иде.

      Шуларны исәпкә алып, безнең комиссия өч пункттан торган карар проекты тәкъдим итә. Әйткәнемчә, теле-радиотапшыруларының аерым каналын төзү генә бөтен мәсьәләләрне дә хәл итмәячәк. Безгә хәзер милли телевидениенең, милли радионың концепцияләрен эшләргә кирәк! Карар проектының өченче пунктында «Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә 1999 елның 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының теле-радио тапшыруларын үстерү буенча Дәүләт программасын әзерләп, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертергә тәкъдим итәргә» диелгән. Мин сездән, кадерле коллегалар, комиссия тәкъдимен хуплавыгызны сорыйм.

21 июль, 1999

      Татулыкка ни җитә!

(Дин әһелләре җыенында ясаган чыгыш)

      Бүгенге җыенны мин бик кирәкле эш, бик зур әһәмияткә ия чара дип уйлыйм. Әлбәттә, без бераз гына соңладык. Әмма нәкъ менә бүген җыелуыбыз – бик тә мәгъкуль бер эш. Чөнки иртәгә инде соңга калуыбыз да бик ихтимал. Ә җыенга шушы кадәр җәмәгатьнең җыелуы, бигрәк тә җыенда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинның да катнашуы мәсьәләнең мөһимлеге, актуальлеге турында, хәл итәсе проблемаларның күплеге һәм әһәмиятле булуы турында сөйли булса кирәк. Әгәр дәшмәсәк, безне хурлап әйтелгән сүзләргә, динебезне пычратып язылган мәкаләләргә бергәләшеп, бөтен мир белән җавап бирмәсәк, авызыбызга су кабып утырсак, Россия җәмәгатьчелеге безне, чыннан да, гаепле икән болар