Туган туфрагыбыздан нефтьне ничек суырулары турында табигать сөйли ала. Табигать ялганлый да, яраша да белми. Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы экологиягә карап, без узган чорның төгәл сурәтен күз алдына китерә алабыз. Социалистик ярыш чорының реаль тарихы Әлмәт шәһәре җирлегенә, аның төзелешләренә, архитектурасына, хәтта яшәү тәртибенә дә язылып калган. Бер генә мисал: Әлмәт мәчете – үзенең күркәмлеге белән Татарстанның үзендә һәм, Рәсәйдә генә түгел, Җир шарының барлык кыйтгаларына таралган ислам архитектурасында да лаеклы урын алырлык бина. Мәчет сокланырлык матур, әмма Әлмәтнең үзәк урамыннан барганда, аны шәһәрнең тимер йодрыгы – Эчке эшләр идарәсенең мәһабәт бинасы каплап тора. Милиция идарәсен узгач кына, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге мәчетнең кояшта күзнең явын алып, балкып торган гөмбәзләрен һәм җиденче кат күккә омтылган зифа манараларын күреп соклана аласың. Шәһәрнең һәр ноктасыннан күренеп торган урынында озакламый гараж комплексы сафка басачак һәм тиздән, бу шәһәрнең иң отышлы урынын биләп, чиркәү балкып торачак.
Татарстанның көньяк-көнчыгышын мин биш ел җентекләп карап, өйрәнеп йөрдем. Һәр күренешнең каян, ничек барлыкка килүенең, нигә андый булуының серен ачарга омтылдым, аңларга тырыштым. Чекерәеп күзгә ташланып торганы: республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге күп, бик күп биргән, аз, чиктән тыш аз алган. Төбәк күп эшләгән, шактый имгәнгән, арыган, реаль йөзен югалткан, урыслашкан. Аңа үз мәнфәгате белән шөгыльләнергә, үз кирәгенә эшләргә, үзе өчен яшәргә ирек бирмәгәннәр. Кысканнар мескенне, талаганнар.
Әлмәт төбәгенең кара алтынын суырып алып каядыр озатучылар кемнәр алар? Элек партия-хөкүмәт иде. Ә бүген кем? Халык коммунистлар чорында да ярым ач, ярым ялангач иде. Бүгенге көндә тагын да авыррак хәлдә… Чишмәләр пычранган, җир җәрәхәтләнгән, сулый торган һава