– Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам.
Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты:
– Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич әле. Минем исемем – Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин. – Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. «Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар ма- лаемы?» – дип коты очты.
Ания, сул кул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип, тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды.
– Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз!
Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. «Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың», – дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җы- еп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты.
– Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда, миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм.
– Э-э, аңламый ул, – дип мыгырданды егет борын астыннан, авызына капкан папирусына ут кабыза-кабыза. – Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич!
– Мин сезне белмим, сез – мине. Ни турында сөйләшәсең?
Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара:
– Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез – шул Сабит кызы.
– Нинди корткычлык эшләгән соң ул?
– Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.
Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания, ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезгә меңләгән кеше атылган, төрмәләрдә утырган, кыйналган, рухлары сындырылган, – дип уйлап алды ул. – Алар Сталин исеме белән кара эшен эшләгән. Елгабашта күндәм генә эшләп йөргән Сабитны Сталин каян белсен?!»
Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең.
– Сез, сез! – дип кычкырды ул ачуыннан. – Сез – провокатор! – Һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Кыз артыннан көтүченең:
– Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! – дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды.
Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: «Вәт, дур-рак! – дип сүкте ул үз-үзен. – Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында… Син – кулак кызы, имеш! Дур-рак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның…»
Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. «Ә-х-х, – дип куйды Хөснетдин, – ул ир урынында