Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Саида Зыялы
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03123-3
Скачать книгу
агайның малайлары – Касыйм, Зариф, Сабит – гаиләләре белән авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар. Һәммәсенең дә гаебе «зур» – алар коточкыч «җинаять» кылган. Гаепләре Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-10, 58-11 нче маддәләренә туры килгән… Урак урганда, күзенә камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган. Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя… Елгабаш сары сагышка уралып, моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата.

      – Бүреләр… Бүреләр… Харап иттеләр… Харап иттеләр, – дип үкси ул.

      Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына йөгерә. Фазылҗан – ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән булып чыга.

      Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык үлеп ята иде. Ерткычлар, аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада Гата белән Шакир фаҗига булган урынга кызу-кызу килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән ул йөзен сөртеп ала-ала, һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый:

      – Харап иттеләр… Харап иттеләр!..

      Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде. Аннары:

      – Төн буе йокы җыясың! Корткыч! – дип җикер- де.

      – Ничә тапкыр әйттем… Читән тотарга кирәк, дидем… – дип мышкылдады Фазылҗан. – Йокламадым мин… Малларны карап кына кергәнием… Ятып кына торганыем… Шул арада…

      – Улама! – дип җикерде Гата. – Түләрсең!

      – Нәрсәм белән түлим мин аны?

      – Башың белән! – диде Гата, исе дә китмичә.

      – Син ни сөйлисең, Гатаулла? – диде арадан берәү. – Хәзер ач бүредән күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән юлыккан булыр иде.

      – Ялынма аңа, – диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Агулы тештән кем котылган?..

      Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп барды. Ферма янына җыелган халык: «Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга милиция чакырта икән», – дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп алдылар.

      Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкрен-әкрен ташып, әвен базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар. Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да шуннан эретмәде. Маллар уҗымда йөреп кинәнде.

      Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер асыл гадәте бар. Ул һәр көнне, таң беленгәндә торып, ишегалдына чыга. Иң элек үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә куелып салынган амбар астыннан бодай