Башта «Спутник» кинотеатрында «Тауларда очрашу» дигән бик күңелле кинокомедия карадылар. Вакыйга Кавказда бара. Кино төшерү төркемендәге артистка бер инженер белән таныша. Артистка ике роль уйный, инженерга, без икәү – игезәкләр, ди, ләкин соңыннан барысы да фаш ителә. Ахыры матур – ярату белән бетә.
Аннары Мәнвия егетен туганнан туган абыйларына алып китте. Аның хатыны авырлы – корсагы борынына җиткән, ул аны кадерләп кенә йөри, бөтен эшне үзе эшли, өйләрендә уен-көлке, шаяру өзелеп тормый.
Кайтканда, Мәнвия Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатындагы почмак өлеше җиде каттан гыйбарәт булган үзләре яшәгән йортка карады да:
– Урта Азиядә булса, бу әллә кайчан җимерелер иде инде, – диде.
– Нигә?
– Анда еш кына җир тетрәү була. Узган ел Ташкентның җимерелүен беләсең инде… Мин яшәгән җирдә дә еш була иде. Бервакыт бүлмәдә үзем генә идем, төнлә кемдер селкетеп уятты. Мин куркып уяндым. Түшәмгә карасам, җир селкенә икән… Икенче тапкыр эштә җиде баллы булды. Бер урыннан икенче урынга чайкалдырып йөртә: алып китә, китереп куя, баш әйләнә…
Мәнвиянең Хөрмәткә сөйләгәне бар иде инде. Әти-әнисе вафат булгач (әтисе, сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча, кызына ун яшь тулган көнне дөнья куя, әнисе – Мәнвия урта мәктәпне бетергән елны), авылда тома ятим калган сеңлесен абыйсы Урта Азиягә алып китә. Ә ул анда армия хезмәтеннән соң калган була. Кыз эшкә керә, тулай торакта яши. Ләкин һава шартлары да ярап бетми, сагынуы да көчле була, аны әнисенең энесе Казанга чакырта, эшкә һәм тулай торакка урнаштыра.
Хөрмәт кабат, башын күтәреп, Мәнвияләр йортына карады. Бу бина, янәшәдәгеләрдән бер башка дигәндәй биек булып, тирә-юньне бизәп тора. Аннары егетнең карашы кызга күчте. Аның өчен Мәнвия дә бүтән кызлардан бер буйга югарырак – чибәррәк һәм ягымлырак кебек тоела, төс-бите генә түгел, холык-фигыле дә егетне сокландыра – арада иң гүзәле булып күренә.
Кызлар бүлмәсендә әле бер дә кырынмаган, яңа гына мыек чыгарып килүче яшь егет утыра. Ишек янындагы чөйдә кара шинель һәм кокардалы фуражка эленеп тора. Егет – Астрахань өлкәсендәге Ахтүбәдә укучы матрос – Рәҗиянең энесе икән.
Хөрмәт аның белән бик тиз уртак тел тапты. Аларны Одессадагы хәрби-диңгез училищесына әзерлиләр икән. Хөрмәт Кронштадтта карантин узуы, Ульяновск өлкәсендә хәрби-диңгез флотына караган арсеналда хезмәт итүе хакында сөйләде. Әгәр егет офицер булса, флотта үсү мөмкинлеге дә зур икәнен дә искәртте. Матрос та