Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән бит, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны…

Илһам чыганагы

      Яшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип, «Переделкино» Иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.

      Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.

      Язып арыгач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.

      Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп «эшем» – теге мәхәббәтем кымырдый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм, анда кечкенәрәк китаплар – Гавриил Державинның, Гомәр Хәйямның шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.

      Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик… барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.

      Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: «Хафизәләм, иркәм…»

      Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам… Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән…

Нишләргә белмәгәндә

      Санаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.

      Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән «оештырылган» җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.

      Ә «үзешчән» үзенеке дип санаган, ягъни үзе, туганнары, иптәшләре яраткан, гомер буе күнеккән, үзенә йә җан дустына гына җырлый, ничек тәэсир итәсен уйлап борчылмый, шуңа күрә ул бүтәннәргә ошармы дип курыкмый. Ничек инде гомер буе үз-үзеңә өйдә дә, эштә дә, хәтта урамда да җырла да кеше алдында, сәхнәдә югалып каласың ди. Булмаганны…

      Мондый концертларда чын артистларда, гадәттә, очрамый торган, дөресрәге, «юл куелмый» торган сәер, кызыклы хәл, күренешләр дә булгалый. Аларын да көтәсең, табигый дип саныйсың. Бүген дә…

      Олы гына бер абзый солдат җырын җырлый башлады. Тавышы көр, ихлас, һәр сүзен күңелгә барып җитәрлек итеп, үткәзеп әйтә.

      Шулай да ул дулкынлана иде. Җырга күнеккән булса да, халык алдына чыгып җырлау көн саен булмый бит. Үзенә җырлаганда, әйтик, аккомпаниатор кирәкми яисә ике куплет арасын саклау дигән кагыйдә булмый. Ә монда шул ара мәҗбүри. Һәм җырчы шул арада нишләргә белми