Ул да булмады, буранның тоташ гүләвеннән озын ачы сызгыруга охшаган сәер шау аерылып, болай таба якынайганнан-якыная иде. Йөзгә, гәүдәгә көчле дә, үткен дә дулкын бәрелә бара. Тауның теге ягындагы урамнардан бу якка гайрәтле, зәһәр өермә ябырылып килә икән. Ул, аучыдан качып чапкан яралы аждаһадай, кая керер тишек тапмыйча боргалана, бөгәрләнә, әле мәйдан, чатларны иңли, әле ишегалларына бәреп керә, тыкрыкларда адашып сукрана, түбә калайларын дөңгердәтә, агач-куакларны сындыра. Аның бөтен гәүдәсе урамнарны тутырып калтырана, диварларга каты бәрелеп ухылдый, зыңгылдый, колак тондыргыч бүтән тавышлар чыгара.
Менә өермә тугыз баллы давыл дулкыны кебек безнең турыны да каплап, томалап куйды: машиналар җанлы киртәгә төртелгәндәй калтырады, туктап та калдылар, ә адәм балалары ирексездән җиргә чүгәләде, артка чиктеләр, кайсылары егылып та киттеләр. Мин юан юкәгә терәлеп калдым. Күземне ачканда, өермә дуамалланып-йөгәнсезләнеп, сызгыра-сызгыра безнең өстән үтеп тә бара, урам буйлап алга элдертә иде.
Ниһаять, һушка килеп, җиңел тын алдык. Тоташ буран өстебездә ыжгыра бирсә дә, аждаһаның зәһәр сулышы безнең яннан ерагая бара иде. Аяк астында җиребез упмаганга, койма, стеналар өстебезгә аумаганга куанып, шул ук вакытта гайрәтле, дәһшәтле бу күренешкә мөкиббән булып, хәтта ихтыярсыз сокланып та әле, аның артыннан карап шаккатып торабыз.
Өермә исә шәһәр өстендә гарасат булып һаман «кылана» бирә: әле күккә ташланып, чыбыкларны ачы сызгырта, һаваны кар белән болгата, әле аска ыргылып, йортлар, коймалар арасындагы тыкрыкларга, бушлыкларга кысылып чиный, ыңгыраша, ухылдый.
Миндә дә аннан өркү хисе аны аңлау, хуплау хисенә алышына бара. Ул бит шушы таш капчыктан чыгу юлын эзли! Ошамый аңа биредә, ник килеп кергәненә үкенә, шуңа зәхмәтләнә. Карале, үзем дә аңарга теләктәш түгелме соң? Җитмәсә, бер студентымны күз алдына китердем: теләр-теләмәс кенә укый, җанын кая куярга белмәгәндәй, тегендә-монда бәргәләнә – гел авылны сагына, ярты күңеле шунда…
Әй, яралы өермә, йөрмә син монда көчеңне әрәм итеп, тынчу почмакларда адашып. Туры гына элдерт шушы урам буйлап. Алда вокзал мәйданнары, аннары Идел өсләре. Дула-дула да чыгып ычкын дәрья киңлекләренә, басу, кырларыңа. Тот үз кыйблаңны, чык тизрәк иреккә. Хәерле юу-у-ул сиңа-а-а!
Исәнме, кышкы урман!
Ашыгам сиңа, чаңгыда очам. Тизрәк килеп җитәсе, тизрәк очрашасы килә. Сагындыргансың. Бүген тагын нинди серләреңне ачарсың, нинди могҗизаларыңны күрсәтерсең икән?
Карасана! Әллә син дә сагынып көткәнсең инде, шундый да ягымлы, шундый да сылу нарат кызлары мине каршыларга юл читенә үк чыгып басканнар. Сөйкемлеләр, тыйнаклар. Шул ук вакытта: «Кыш бабай безгә менә нинди бүләк алып килде», – дип, кершәндәй ак кардан яшел белән каеп тегелгән затлы күлмәкләрен дә күрсәтеп каласылары килә.
Күрмимме соң! Күрәм, чибәркәйләрем! Сезнең белән бергә сөенәм һәм, чын күңелдән сәламләп, сезгә кул бирәм.
Әллә-лә!