– Шулмы сез китергән бөек идея?!
– Йә инде, барышня, алай көйдереп карама! – Таня тагы да хахылдап көлде. – Син дөнья күргән укымышлы кеше. Авыл наданнарына караганда, ныграк аңлыйсың, Ырымбурның үзендә укыгансың, шулай бит?
– Безне гимназиядә андый нәрсәгә өйрәтмәделәр, иптәш!
– Ташла әле шул иронияңне! Баштарак шушы тәкәббер кыланышың ошамый торган иде, ә чынлыкта син – ничего. Маска кимә, кадерлем. Юк, мин хәтта Шаймуратка кияүгә дә чыгарга риза, тик менә ул нәрсәдәндер шикләнә! Ачыктан-ачык әйтәм. Ошамый ул миңа. Тыштан кызу, ләкин тиз кайта. Беркайчан да кинә сакламый. Дөресрәге, беркатлы ул.
– Беләм.
– Ничек беләсең? Каян беләсең?
Фәйрүзә җавап бирергә өлгермәде, капка шыгырдап ачылды. Кызлар икесе дә бердәй урам якка борылды.
– О-о-о! Семёнов иптәш арттан килеп тә җиткән! Аның соратниклары белән без бик мөһим заданиегә китәбез. Хуш булып тор, барышня! Сөйләшүне соңыннан дәвам итәрбез…
Каян килә бу моң? Ни галәмәт, ни гаҗәп? Өйгә керү белән, Шәйморат моң яңгыраган якка китте. Дәрес бүлмәсеннән ишетелә. Егет сак кына ишекне ачты. Әйе-әйе торба сыман нәрсәдән ургыла, янында – мөкиббән киткән Фәйрүзә.
– Бу нәрсә була?
Фәйрүзә башта сискәнде, килүченең кем икәнен күргәч, дусларча елмайды.
– Патефон.
– Менә нинди икән ул! – Шәйморатның патефонны якыннан беренче мәртәбә күрүе иде. Тәлинкәләрне тотып-тотып карады. – Шушыны балалар тыңлыймы?
– Уй! Исләре китә! Әйтерсең дөньяда шуннан да зур шатлык юк. Ачлыгы да, вабасы да, тифы да – бөтенесе дә онытыла. Шушында килеп, чынлап та, сәламәтләнеп китәләр төсле…
– Аларны тартып торган бер кеше бар бит монда. Белем эстим дип килгәннәре күбрәк булсын.
– Дәү әтием салдырган мәдрәсә дә бар иде. Юк, шуны да яндырдылар бит!
– Тиздән өр-яңа тормыш башланачак! Совет хөкүмәте хезмәтчән халык өчен киң мөмкинлекләр булдырырга тырыша. Мәскәү дә Башкортстан, башкорт халкы белән кызыксына. Безгә үзәктән яңадан-яңа кадрлар җибәреп тора. Коммунизм идеяләренә тугры, ышанычлы кешеләрен.
– Таня шул кадрларның берсеме?
– Нигә? Шулай дип әйтергә дә була. Ул хәтта алдарак йөри, бөтен җирдә доброволец! Холкы шундый.
– Яңа мәктәп алар кулына күчсә, нинди аң-белем таратырлар икән? Иман, намус, әхлакка алар ни рәвешле чакырачак? Мөгаллим бар булмышы белән шәкертләргә үрнәк булырга тиеш түгелме? Әллә нинди идеягә тугрылык кына таләп ителәчәкме?
– Тел төбеңне аңламыйм, сеңелкәш.
– Кызыл командирның любовницасы безнең кызларыбызга гаилә, мәхәббәт турында нәрсә сөйләр икән соң?
Тик торганда, Шәйморатның яңагына чаптылармыни! Шулай да үзен кулга алырга тырышты.
– Ә нишләп «любовница» дигәнгә ул тиклем басым ясап әйтергә кирәк?
Фәйрүзә иренен тешләде, сынаулы карап алды.
– Чөнки безнең якта әле