– Нәрсә эшлисең, ахмак!
– Хәзер аш пешерәм. Нигә ул тиклем ярсыйсың?
Шәйморат җавап кайтармады. Өйгә кереп китте. Үзе эчтән генә: «Хатын-кыздан түгел, шайтаннан тугандыр», – дип уйлады. Балта белән чабылган тавыкка бер генә күз салды да урамга таба атлады. Халыкны җыеп сөйләшергә кирәк. Түзмәде, Сәгыйть ярлының өен эзләп китте. Власть әһелен үз йортында күргән Сәгыйть каушап төште. Шәйморат төп сүзгә күчте.
– Безгә аңлату эшен җайга саласы бар. Үзебезнең идеяләрне ярлы халык массасына партия таләп иткән кимәлдә сеңдерә алмыйбыз. Тимерне кызуында сугарга кирәк икәнен кайчан бөтенләй онытабыз, Сәгыйть иптәш.
– Агарту эше алып барыла ул, командир. Безнең мөгаллимәбез шәп бит. Ырымбурда укыган кеше ул. Абруе зур, халык бик хөрмәт итә.
– Андыйларның булуы бигрәк яхшы.
– Әйе-әйе, ипле, үзе бик акыллы. Син әйткәнчә, нәкъ шул идея дигәннәрне сеңдергәнче әйтә дә куя.
– Тәк-тәк. – Шәйморат кызыксына төште. – Мин аны күрергә тиеш. Кай тирәдә яши?
Сәгыйть, күзен челт-челт йомып, аңа аптырап карады. Шуннан, гаепле кешедәй, сөзеп карап, ашыкмый гына җавап кайтарды.
– Соң… Ни бит әле… Ни дип, әнә шул сез, власть кешеләре кергән йортның хуҗабикәсе инде…
Бу юлы Шәйморат телсез калды. Менә шундый кешеләр авылның аңлы активистлары була инде! Алай булгач, кызын гына түгел, заманында старшинасын да бик хөрмәтләгәннәрдер болар! Тел төбендә шул ята лабаса? Ә сыйнфый сизгерлекнең, сәяси аңның бер тамчысы да юк.
– Күрдем мин аны кичә. – Шәйморат мыскыллы көлемсерәде. – Шәленә уранган бер бөкре ханым.
– Мөгаллимә су сөлеге кебек… Фәрештә күңелле…
– Отставить фәрештәне! – Шәйморатның ярсудан йөзе комачтай кызарды. – Кара таңнан мин сезгә сыйнфый дошманга карата уяулык турында тукыйм! Буржуйлар, сөрсегән байлар, черегән элементларга безнең бер генә мөнәсәбәт! Бер генә караш! Төшендегезме?
– Хуҗа кеше әйткәч төшенмәгән кая инде, төшендем…
«Наданнар. Менә шулар белән яңа тормыш кор инде. Нихәл итәсең, караңгы почмакларда ситуация шулайрак тора».
Шәйморат кайтып керүгә, өйдә тәмле аш исе таралган иде. Ул өскә менеп кайсыбер документларын караштырган арада, бәләкәй генә чуен казан тоткан Таня килеп керде.
– Шаймурат, ашарга әзер! – Үзе чалбар балакларын кайтарып куйган. Тагы йөгереп төшеп китте, бу юлы кашыклар тоткан.
– Кая хуҗабикә? Нигә күренми? – дип сорады Шәйморат, каешын ычкындыра-ычкындыра. Ул хатын белән һичшиксез бүген сөйләшергә туры килер, югыйсә ниндидер агитация белән шөгыльләнә бугай. Хәвефле элемент була калса, бүген үк бу өйдән куарга кирәк. Кем аны яклый, шуңа барып сыеныр.
– Күренми шул, – дип җаваплады Таня. – Тайган. Котын нык очырганбыз шикелле, ха-ха! Бөтен дөньясын ташлаган да юкка чыккан!.. Эксплуататорларның бер дә безгә аш пешерүче буласы килми. Аларга әзерне генә тоттыр!
Таня гәп саткан арада, Шәйморат ашыкмый гына ашка үрелде. Шулпаны бер йотуы булды, күзләре маңгаена менде, калагын атып бәргәнен