Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фаттах Нурихан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02427-3
Скачать книгу
бүген күк күкрәде, яшен яшьнәде. Урамнардагы, ишегалларындагы, басулардагы барлык кешеләр, болыннардагы көтүчеләр, урманнардагы агач кисүчеләр, яр буендагы балыкчылар, каекчылар – өлкәннәр, бала-чагалар, тазалар, авырулар – барысы да, барысы да, күк күкрәвен ишетеп, җиргә егылдылар. Көтүдәге атлар, сыер-сарыклар ашауларыннан туктап калды, этләр, чинап, кешеләргә елыштылар.

      Каяндыр көн яктан – Чулманның күкселләнеп яткан иксез-чиксез киңлеге өстеннән, ямь-яшел болыннар, куе урманнар өстеннән башланган яшенле күкрәү, дөбер-шатыр килеп, ачулы мыгырданып, Кызыл Яр катау турысына килеп җитте. Куар48, утлы кылычы белән селтәнеп, биек яр башындагы чыршылыкка сыенган ниндидер албастыны сугып үтерде дә, ашыгып, төн ягына таба китеп барды. Язгы сулар белән дә агып бетмәгән чир-чорлар, айналар, албастылар – барысы да, Куарның бөек чирүеннән куркып, чит җирләргә, чит илләргә юл тоттылар.

      Яшенле күкрәү узып китү белән, кешеләр сикерешеп җирдән тордылар, бер-берсен котларга, куанышып биергә, такмакларга тотындылар. Күп тә үтмәде, томалап яңгыр килеп җитте. Яңгыр шактый озак яуды. Ачык җирдә калган кешеләр манма су булдылар. Өйдәгеләр, каралты-курадагылар исә яңгыр астына үзләре чыгып бастылар. Беренче язгы яңгырның игеннәргә, чирәмнәргә, ут-үләнгә генә түгел, барлык тереклеккә – кешеләргә, мал-туарга, киекләргә дә ачуы бар иде.

      Шулай итеп, Акбүре иленә җәй килде, җылы килде. Яңгыр туктагач та, кешеләр, куанышып, өйләренә ашыктылар, учакларын тергезеп җибәрделәр. Чыр-чу килеп, урамда балалар чабышып йөрде. Әле анда, әле монда көлгән тавышлар ишетелде. Кичкә таба күңел ачу башланып китте.

      Бөтен ыру кешеләре, онытылып, беренче яңгыр туен иткәндә, Күрән би урдасында ашыгып юлга җыендылар.

      Кешеләргә, бигрәк тә Утташ кам яклыларга күзекмәсен дип, Күрән би Тотышны Чулман аръягындагы Талкысык авылына озатты. Кешеләр, билгеле, сизенми калмадылар. Шулай да би углының угрылыгын үз күзләре белән күрмәгәч, эчтән тындылар. Күргәннәр-белгәннәр исә май капты. Шулай ук Утташ камның да тавышы-өне ишетелмәде. Ул арада Күрән би, артык шауламыйча, шул ук Талкысыкта аркыш җыя башлады. Башта уйлавынча, товар белән көн якка ул Тотыш угланны җибәрергә булды. Күрән би берьюлы ике куян атарга уйлады: беренчедән, ул яманаты чыгып өлгергән углын усал күзләрдән, алай гына да түгел, үтерелү куркынычыннан саклап калырга; икенчедән, үзенең күптәнге яшерен теләген тормышка ашырырга булды. Углын Талкысыкка озатканда, ата кеше аңа үзенең эчендәге яман чир турында да әйтте. Бар ышанычым синдә, углым, диде. Булдыра алсаң, миңа яхшы, белекле берәр имче алып кайт, булдыра алмасаң, белешеп, сорашып, эч авыртканга им утлары, им сулары алып кайт, диде. Кара аны, акча кызганма – барлык товарыңны биреп булса да, минем теләкне үтәргә тырыш, диде. Атасының теләген үтәргә дип, көзгә исән-аман кайтып җитәргә дип, Тотыш ант эчте.

      Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле яңгыр явып узуны Күрән би изгегә юрады. Караңгы төшү белән, ул каекларга соңгы кирәк-яракларны төятте дә Талкысыкка Тотыш углан янына чыкты. Ул аңа ак юл теләде, тагын үзенең киңәшләрен, теләкләрен кабатлады, аны күкрәгенә кысып, озак кына ычкындырмыйча торды.

      – Иртәгә


<p>48</p>

Куар – яшен алласы.