– Малайлар – Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз, бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып, карны чылатып керегез дә түшәккә… Иртәгә иртән торып, кар көрисегез булыр.
Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде. Әмма әти кушкач буйсынмыйча булмый, энекәшләр дә, уйный-көлешә, аякларына ни эләксә шуны киеп, шәрә көе генә ишегалдын урап керделәр.
– Ашарыгызга ни тыгыйм икән? – дип, пышылдап кына сорады әни. – Пешкән ит белән ипекәй булыр инде?
– Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик җиткән, – дип куйды әти.
Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.
Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнемне хәтерләмим. Мин ишегалдына чыкканда, ат җигелгән, сыерның мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни шунда аркамнан сөеп куйды.
– Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасың, – диде.
– Әйдә, – дип, әти дилбегәне тартты.
Кузгалдык. Авылны чыкканчы, толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп бардым. Төн караңгы булса да, кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын – тәрәзәләр дөм караңгы. Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып, кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.
Авыл капкасын чыккач та, сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара ул. Әллә авылдан бөтенләйгә китеп баруын аңлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда. Әледән-әле башын болгап ала, ераклаша барган авылга таба борылып, бер мөгрәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән?.. Мин, үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем. Әтигә дә сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем, түздем… Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.
Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәннек сата икән. Әти белән прәннек сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак – шундыен алдырасым килә әтигә. Прәннек сатучы апалар: «Монысын ал», «Монысын ал», – дип, кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, миңа ишарәли: «Әнә улым сайласын, ул бик ярата прәннекне», – ди. Прәннек сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять: «Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын», – ди-ди кыстыйлар. Кыстагач, каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәннекләрен бер генә кабып карыйм да ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит әнә ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне.