Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03754-3
Скачать книгу
ул төш күргән кебек кенә яшәде. Берничә җинаятьчене ычкындырды, өстеннән аноним хат килде, опер булсаң, опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр… Егет ике ут арасында калды. Ә беркөнне ашханә кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллинның шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын, ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты… Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик ике-өч көн узгач, эштән кайтканда күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде.

      – Малай җаным, нишлим, киңәш бир, – диде. – Мин, – диде, – шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим. Мин утлы күмер өстенә яланаяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит ул. Бер урамда бит, бер урамда… Хатыны белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны кайларга алып качыйм?

      Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршыдан Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенең ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде.

      – Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит, – дип, ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр…

      Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты итеп сыкты. Бу – хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәтта ике-өч тапкыр җырлады.

      Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

      Уйлый күңелем барсын да.

      Уйлама, күңлем, барсын да,

      Бәлки, син шашарсың да.

      Һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде…

      Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә Нәбиуллинның шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең…

      Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде – авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат карап йөргәне ишетелә.

      Сүзне Васфикамал башлады.

      – Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләтеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам…

      Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде.

      – Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен… Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр… Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме! Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны