Кайтуга аларның капка төбендәге бүрәнә өстенә барып утырдым, Хәдичәтти эшсез, бер шөгыльсез тыкрыкта арлы-бирле йөренә иде. Килеп утырды, хәл-әхвәл белештек. Шунда мин аннан сорап куйдым.
– Хәдичәтти, сезнең иске йортны сүткәндә чормадан китаплар чыкмадымы?
– Ник чыкмасын, чыкты, – диде ул тыныч кына.
– Аларны нишләттегез?
– Нишләтик, бернишләтмәдек. Әнә әрҗәдә, лапастагы утын әрдәнәсе өстендә.
…Йомарланып, яңгырда җебеп, ниндидер җан ияләре тарафыннан кимерелеп беткән кулъязмалар арасыннан мин берсен сайлап алдым. «Йосыф-Зөләйха» поэмасының бер язмасы иде ул. Бу кулъязма хәзер Казан университетының китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана һәм поэманы тикшерүче, өйрәнүче галим Ф.Фасеев үзенең гыйльми хезмәтендә безнең Хәдичәтти биргән вариантны да телгә ала. Мин моңа бик шат – Хәдичәттинең исеме тарихка кереп калырга бик тә, бик тә лаек иде.
…Хәдичәттинең кабере безнең авыл зиратының иң матур урыны – кояшлы, җиләкле тау кырында. Аның кабере очында бик көяз каен агачы бар. Җәйнең тын, эссе көннәрендә дә вак, затлы-пөхтә яфракларын дерелдәтеп, һава дулкыны белән серләшеп утыра ул каен. Мин шул каберлеккә киләм дә (Хәдичәтти янында үз әнием дә ята) каен башына текәлеп торам. Җир астыннан әйтерсең лә Хәдичәтти каенга дәшә:
Әя агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күкме?
Исәнме, яшьлек!
Каюм Керәнлегә бара, Аягында күн итек, Хәбирәсе үкереп елый, Үз баласы күк итеп.
Бу бәет утыз бишенче елларда безнең авылга килеп җитеп мине тетрәткән иде. Авылда Өчиле дигән җирдән бер килен бар иде – исеме Зөлкамал – үз авыллары турында сагынып-сагынып ул әллә ниләр сөйли иде. Киленнәр сагынуы… Солдат сагынуы… Никадәр изге хисләр, пакь кичерешләр бу…
Зөлкамалның сөйләвенчә, Өчиле әнә тегендә генә, урман артында гына, әби патша юлы белән китсәң, нәкъ Өчиле өстенә килеп чыгасың. Юк, сезнең яндагы алты-җиде хуҗалыклы Өчиле түгел, безнеке – йөзләп йортлы, көньякта, зур, таза авыл. Әнә урман артында гына. Ул бездәге байлык, бездәге иркенлек. Август ахыры җиттеме, тау башындагы чикләвеккә ябырыла халык. Колхоз җыйдыра. И аның матурлыгы, и андагы күңеллелек. Капчык-капчык төяп атлар белән амбарга озатабыз. И андагы уен-көлке, и ул чикләвек җыйгандагы шатлык, җырлау… Аннары колхоз атна буе чикләвек бүлә. Берәр ат йөге чикләвек алучылар була. И-и, безнең Өчиле…
Аннан Зөлкамал үз авылларында булган фаҗигане сөйли: Каюм исемле егет, күрше авыл Керәнлегә барганда, ни сәбәптәндер суга батып үлгән. Аның сөйгән кызы калган. Халык бу вакыйганы бик авыр кичергән һәм бу турыда бәет чыгарганнар. (Шул бәетне язып ала алмавыма әле дә үкенәм. Тик бер кисәге генә хәтердә калган.) Өчиле, чикләвекле тау башы, зур сулы хикмәтле Керәнле авылы әнә шулай