Бәхәс кузгала. Нәби ага ишек янында басып тора, гел бер сүзне тәкрарлый:
– Зинһар өчен, минем турыда начар уйлый күрмәгез. Беркемгә дә үпкәм юк. Союз идарәсенә дә рәхмәт, нәшриятка да рәхмәт. Тик минем рядовой китап та чыгарырга хакым бар дип уйлыйм, гафу итегез, беркемгә дә үпкәм юк.
Аның үтенечен канәгатьләндерерлек карар чыгара алмадык. Татарстан китап нәшриятында бер елда ике китапны бары тик обкомнан звонок белән генә чыгарып була иде. Бичара Нәби ага! Ике түгел, бер китабы чыкканны да күрә алмады.
Эчкерсез, чиста күңелле бу Әлки мишәрен мин гел сагынып яшим. Моның сәбәбе дә бар: егерме еллар буе без аның белән Аккош күле дачасында бергә яшәдек, бергә балалар үстердек…
Ике матрос – рота…
«Торналар төшкән җирдә» дигән әсәремдә мин үземнең яшьлек хыялларым турында аз язмадым. Анда мин, маймычлы инешле, урманлы, чишмәле авыл малае, үземнең ерак океаннар, диңгезләр күрергә хыяллануым турында, моңа сәбәпче булган Тын океан диңгезчесе Хәби ага турында язган идем. Хәби ага мине шулчак тилертеп калдырды: ул миңа берөзлексез Станюкович, Степанов, Сергеев-Ценский, Л.Соболев әсәрләре турында сөйли иде. Соболевның «Морская душа» әсәреннән кайбер урыннарны ул күңелдән белә иде.
Минем хыялым тормышка ашты: мин флотка эләктем. Бәхетем чиксез иде, әмма күңелгә бер шөбһә дә кермәде түгел. Леонид Соболев бик купшыландырып, матурлап язган бит флот тормышын. Фактта бит алай түгел. (Еллар узгач, тагын бер ягына игътибар иттем: диңгез пехотасы һөҗүмгә кергәндә, имеш, немецлар гел чигенгәннәр генә, алар белән очрашмаска тырышканнар. Язучылар, журналистлар күпертеп ясаган легендаларның берсе бу, пехота һ. б. сугышчы подразделениеләрне кимсетә торган легенда.)
Шулай, хыялым тормышка ашты, флотта теге язучыларның әсәрләрен барысын да укып чыктым, Хәби ага үрнәгенчә, Соболевның «Морская душа»сыннан кайбер урыннарны яттан бикләдем. Әмма авторын – Л. Соболевның үзен күрермен дип башыма да китермәгән идем.
…Мин әдәбияттан шактый ерак кеше идем әле, шулай да илленче еллар ахырында Мәскәү язучылары арасында барган бер бәхәсне хәтерлим. Бәхәс, күрәсең, матбугатта яктыртылган, шулай булмаса мин белер идемме ул турыда? Аның эчтәлеге болай: СССР Язучылар союзы бар, һәр союздаш һәм автономияле республиканың Язучылар союзы бар, ә РСФСРныкы юк. РСФСРның бит башкаласы юк, Мәскәү ул – СССРныкы. Менә шулай кимсетелгән РСФСРның үз Язучылар союзын төзиләр. Ул инде рус әдәбияты белән шөгыльләнүдән бигрәк, РСФСР составына кергән «вак халыклар» – татар (?), чуаш, мари, башкорт, якут, бурят, чечен һ. б. халыкларның әдәбияты белән шөгыльләнергә тиеш була. Күпмедер каршылыклар, бәхәсләрдән соң бу Союзның җитәкчесе итеп запастагы 1 нче ранг капитаны, элеккеге гардемарин, дворян, патша заманында ук хәрби корабльдә хезмәт иткән Леонид Сергеевич Соболевны