– Илгиз, безнең арада берни дә юк, Зиннәт көнләшкән булып кылануын үзем дә аңламыйм.
– Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк.
Сәриянең күзләре: «Йә, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар», – дигән караш белән Илгизгә төбәлде. Ул Сәрияне култыклап алды. Икесе дә яратып өлгергән «Аръяк юлына» таба атладылар.
Сәрия көләргә дә, еларга да белмәде. Зиннәт Илгизгә – «җизни» дип эндәшкәндә күз алдында Сәрияне түгел, ә үзенең бертуган апасы Зиләне тоткан булып чыкты! Илгизнең: «Зилә белән ярты елдан артык хат алышмыйбыз. Зиннәт безнең аралар өзелгәнен белми. Хәер, әнигә дә син тормышыма килеп кергәч кенә аңлатып бирергә туры килде», – дигәненә ышаныргамы, ышанмаскамы белми аптырап калды Сәрия. Аерылышуларының сәбәбе – Зиләнең район үзәгендә яшәргә теләмәве, имеш. Илгиз Мәскәүгә күчәргә риза булганда гына, аңа кияүгә чыгачагын ультиматум итеп куюын да өстәгәч, ялганламый төсле тоелды.
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Җәй бөтен тәрәзәләрне шыр ачып салган. Туй җыры йорт эченә генә риза булмыйча, урамга бәреп чыгып, әллә кайларга кадәр таралып китә. Җыр гына түгел, Илгиз белән Сәриянең сөю хисләре дә күкрәкләренә сыя алмый ташып, күкләргә талпына, күз күренмәс киңлекләргә тартыла. Алар бер-берсенә шулкадәр сыенып утырганнар, әйтерсең, кемдер килер дә, аерып, икесен ике якка ыргытыр төсле. Юк, аерылыр өчен кавышмады алар, сөеп-сөелеп яшәр өчен! Бер-берсенә тиң пар итеп яратылмаган булсалар, каян килеп очрашырлар иде? Туй түрендә әкият дөньясыннан килгән мәхәббәтнең утырганына алар гына түгел, гүя бөтен галәм шатлана, сөенә иде.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Йола буенча, кыз ягы – кызны, егет ягы егетне мактый. Мактамаслык түгел, икесе дә бер дигән, уңган-булган. Бигрәк тә Сәриянең әти-әниләре горурлык кичереп утырдылар. Шулай булмый ни! Сәрия кебек кызлар бармак белән генә санарлык! «Кадерле кәләш-кияү, кода-кодачалар, кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар!» Котлаулар күмәк җыр, шаян сүзләр белән алышынып тора. Ике як та сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әзрәк кызмача булып алгач, Сәриянең әтисе дә яраткан җырын сузып җибәрде:
Чылбырдай тезелеп,
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы
Гүзәл күл кайда бар?
Бу җырдан соң кияү ягы: «Әллә кода кияүләренең нәселе „торна“ кушаматы йөрткәнен белмиме? Әллә белеп махсус рәвештә җырлыймы?» – дип, тын кала. Тик озакка түгел. Шаянлыгы белән инде бөтен табынны яулаган кияү егете Мифтах кушаматның тарихын сөйләгәч, күздән яшьләр чыкканчы көлешәләр. Туй кызганнан кыза.
Өченче тәнәфескә чыккач, Зәлифә җиңги Илгиз белән Сәрияне шыпырт кына чакырып алды. Ике йорт аша әзерләнгән «кияү түшәге» аларны