Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.

      – Нәрсә булды сиңа, кадерлем…

      Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.

      – Юк…  –  дип пышылдады ул,  –  юк…

      – Нәрсә булды, җаным?..

      Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып, газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.

      – Якын килмә миңа!  –  дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып.  –  Якын киләсе булма!

      Иренә таба бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.

      Тынлык урнашты.

      – Җаным…

      – Дәшмә!  –  дип бүлдерде аны битараф тавыш.  –  Син чынбарлык түгел.

      – Кадерлем…

      – Дәшмә!

      Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы яшь агып төште. Моны ир күреп калды.

      – Синең күз яшьләрең дә чын түгел…  –  диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән,  –  барысы да  – иллюзия. Барысы да…

      Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.

      – Син миннән куркасың.  –  Ир кире каккысыз афәт сыман акрын гына хатынның өстенә килә башлады.  –  Куркуың да  –  чынбарлык түгел…

      – Юк…  –  Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте.  –  Юк, җаным…

      – Синең гомерең  –  чынбарлык түгел,  –  дип елмайды ир,  –  бары тик иллюзия генә.

      – Юк, кадерлем… Кирәкми…  –  Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды.  –  Зинһар… Акылыңа кил…

      – Мин акылымда…  –  Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте.  –  Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…

      Ир хатынын стенага кысрыклады да пычагын аның бугазына китерде.

      – Бу пычак та  –  чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам…  –  Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны, бармагы белән сөртеп, хатынның ирененә тидерде.  –  Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…

      – Җаным… Кирәкми…  –  Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты.  –  Кирәкми…

      – Дәшмә!  –  Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә дә, хатын суелачак иде.  –  Ләкин мин хәзер сине үтерәм икән, син чынлап та үләчәксең. Бу дөньяда үлем генә чын. Үлемнән башкасы  –  иллюзия.

      Ир хатынның күзенә текәлде:

      – Син мине аңлыйсыңмы?

      Хатыны