Үзләре турында сүз чыгу белән, кызлар тынып калдылар. Әмма шунда ук чаршау кырыеннан берьюлы өчесенең дә елтыр күзләре чагылып китте.
Асылхан кыюлана төште.
– Әллә, мин әйтәм, берәрсен миңа бирәсеңме? – дигән булды ул, шаяртып.
Хуҗа да югалып кала торганнардан түгел икән.
– Һәй, тиле!.. – дигән булды ул, элеп алып. – Синең кебек нәсел-нәсәпле җиргә бирмиләр димени соң. Ике куллап, тегеләй… Мәкальдә, нәселен сорамый кыз бирмә, диләр бит. Ә сез, дивана әйтмешли, черегән байлар. Дан-шөһрәтегез дә бик еракларга ирешкән. Сезнең ишеләр турында бит инде: белеше кайда – йомышы шунда, танышы кайда – табышы шунда, диләр. Синең кебек кияүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, – дип, салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады.
Уен-көлке, шаярып сөйләшү дәвам итте.
– Кайсысын бирәсең соң?.. – дигән булды Асылхан.
Җавап кыска:
– Теләсәң кайсысын. Җаның теләгәнен сайлыйсың да аласың.
Кызларның чырык-чырык көлешә башлауларына янә бер сылтау булды.
Асылхан да шул якка борыла биреп әйтә салды:
– Әнә тегесен… Ак калфаклысын.
Кызлар яңадан пырхылдап көлешә башладылар.
– Анысы төпчегем минем… Анысы бик яшь шул әле. Уналтыны тутырып кына килә. – Бариәхмәт шунда ук кызына мөрәҗәгать итеп үзе янына дәште. – Кызым!.. Зөһрә, дим. Кил әле яныма. Кил, кил… Оялма!..
Чаршау селкенеп куйды. Аның артыннан йөзен чак кына читкә борып, оялуыннан комачтай кызарып, буйга җитеп килә торган Зөһрә чыкты. Әтисе янына килде. Ә тегесе, төпчеген иркәләгәндәй итеп, аркасыннан кагып сөеп куйды.
– Сантый әйтмешли, бу төпчегемне үзем дә бик яратам. Шушы кызым куймаса, самавыр чәенең тәмен таба алмыйм, Ходайның рәхмәте. Ә инде эшкә килгәндә, кулларыннан гөлләр тама инде менә. Башкаларын киметеп-кимсетеп әйтүем түгел, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңганнар, булганнар. Бары тик шуны әйтәсем килә: шушы кызым бәйләгән көлтәләр туп урынына чөеп уйнарлык була.
Әти кеше уңган-булган кызының аркасыннан кабат сөеп алды да кире чаршау артына озатты.
Зөһрә дә, чаршау артына кереп поскалаганчы, Казан бае ягына күз сирпеп өлгерде. Бу кыз баланың оялчанлыгы, самими сафлыгы әллә нишләтеп җибәрде Асылханны; җаны эреп китеп, күңеле әсир булды. Зөһрәдән, чыннан да, тел белән әйтеп булмый торган үзенә бертөрле садәлек бөркелеп тора иде кебек. Ирнең күңеле җилкенеп, өмет-хыяллар диңгезенә чумды.
Билгеле, шайтан вәсвәсәсе тудырган бу нигезсез хыялларны мөмкин кадәр тизрәк күңелдән чыгарып ташларга кирәклекне дә яхшы белә Асылхан. Әнә эченә «зәһмәт суы» эләккән картының артык тугарылып ташлавын хуҗаның хатыны бик үк ошатып та бетермәде. Аңлаган кешегә бик аңларлык итеп: «Җә сәнә!.. Лыкылдап утырган булмачы, зинһар», – дип, тыеп та карагандай итте. Әмма тегесенең үз туксаны туксан: «Йә инде, анасы!.. Ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел лә…» – дип, һаман да шаяруын белде.