Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гульназ Шайхи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02948-3
Скачать книгу
радио аша да бөтен дөньяга җиткереп тора.

      Кунакханәгә урнашып бераз тын алгач, безне шәһәрне икегә бүлеп агучы Силинка елгасы буена урнашкан паркка алып килделәр. Әлеге парк җирләрен безнең Рөстәм Абдуллин арендага алган. Биредә гел татар бәйрәмнәре, татарча дискотека, иң мөһиме милли бәйрәмебез – Сабантуй уза икән. Шуңа күрә халык бу паркны, шаяртып, «Татар бугазы» дип атый. Монда безне ак яулыклы татар апалары, әбиләре сәламләде. «Сезне күргәч, туган җиремә кайткандай булдым, – ди, яшьле күзләрен сөртеп, Фәймә апа Гайнетдинова. – Безнең гаилә 1936 елны, ачлыктан качып, өч кенә елга дип бирегә килгән, кире кайтырга мөмкинлек булмагандыр инде. Җитмеш алты ел шушында яшибез. Без килгәндә, миңа бер генә яшь булган». Чыгышы белән ул Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылыннан икән. Гомер буе спорт белән шөгыльләнгән. 1959 елда Хабаровскида чаңгы шуу буенча беренчелекне дә ала. Фәймә апа бүген дә ветераннар арасында уза торган ярышларда катнаша икән. Әбиләрнең барысының да безнең белән аралашасылары килә. Хәмидә апа Галәвиева әнә Башкортстан якларыннан. Гомер буе сәүдә тармагында эшләгән. Өч ул тәрбияләп үстергән. Зәмзәмия апа Шәехова Киров өлкәсенең Сосмак авылыннан. Авиация заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Һәрберсенең үз язмышы, ләкин бер уртаклыклары бар: алар туган җирне, туган туфракны сагынып, җирсеп яшиләр. Менә унөч ел инде «Мәҗлес» дигән клуб оештырып җибәргәннәр. Һәр атнада җомга көн очрашалар, намаз укыйлар, Коръән ашлары уздыралар икән. «Безгә шундый мөмкинлек тудырган Рөстәмебезгә Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен. Эшләре гел уң булсын дип дога кылабыз», – диләр ак яулыклы ак әбиләр. Бу теләкләр – Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Шәкүр улы Абдуллинга.

      Дөрестән дә, ут уйната торган егетләребезнең берсе ул – Рөстәм. Ул үзе Украинада туып үскән. Ә төп тамыры – Нижгар якларыннан. Галимҗан Ибраһимовча әйтсәм, «ул тормышның төбеннән күтәрелгән». Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу егет чын күңеле белән милләткә хезмәт итә. Онытылып барган туган телне кабат өйрәнү белән дә мәшгуль. «Теләгем – йөрәгемдә», – ди ул. Менә быел алтынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабан туен уздыру артыннан чаба. Әлеге бәйрәм, инде әйткәнемчә, Рөстәмнең паркында үтә. Озакламый татар ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак ресторан да ачарга җыена ул. Әбиләргә дә җыелырга урын биргән. Хәзер инде мәчеткә җир алганнар, тиздән мәчет төзелешенә дә керешергә планлаштыралар. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Ходай сәламәтлегеннән, халкыннан гына аермасын. Ә кирәк чакта таянырлык терәге – гаиләсе янында Рөстәмнең.

      Комсомольск-Амурда без сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибулла абый Мөхәррәмов белән дә аралаштык. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр узган. Үзе чыгышы белән Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районыннан. «Безнең әти-әниләр гомерләре буе намазны калдырмаган. Безне дә шулай тәрбияләделәр. Аллага шөкер, намаздамын. Сугышка киткәндә, әни миңа догалар язып бирде. Мине шулар саклап, туган илгә исән-сау алып