«Яхшы ният белән килгән идең,
Маклай,
Чын күңелдән бүләк биргән идең,
Маклай,
Кулың биргән идең син безгә.
Исемең телдән-телгә йөртәбез без,
Синдәй яхшы дуслар көтәбез без,
Карый-карый зәңгәр диңгезгә.
Кара тәнлеләр дә үз илләрен
Ак тәнлеләр кебек сөяләр.
Ак тәнлеләр безгә кайчагында
Кара үлем төяп киләләр…»
Таныш түгел диңгез ярына
Таныш түгел дулкын кагыла.
Таныш түгел илдә
Таныш түгел телдә
Таныш түгел бер җыр агыла…
ДАВЫЛ КИЧКӘНДӘ
Палубада җил айкала,
Кораб суда чайкала.
Бераз гына коры урын,
Тын почмак булса кана.
Манма су бөтен киемнәр,
Аяклар салкын суда:
Җылыта, давыл кичкәндә,
Тик җирне сагыну гына.
«Давыл аны ярга чыгарып аткан…»
Давыл аны ярга чыгарып аткан,
Ләмгә баткан, сынган мачтасы.
Нигә әле, ул корабны күргәч,
Туган нигез искә төште соң?..
Әти үлгәч (җанны телеп узган
Хәсрәтле моң әле дә өзелми),
Бер мачтасы сынган кораб кебек
Боек калган иде безнең өй.
ДЕЖНЁВ БОРЫНЫН УЗГАНДА
Кораб боз кием киенеп,
Тимер күкрәген киереп,
Илтифатсыз бара бирә –
Боз диңгезен яра бирә,
Үзе һаман, сузып-сузып, гудок бирә:
«Сагынгансың, әйдә, Семён, кайтыйк өйгә!»
Яр буенда ялгыз кабер,
Мәңге саклый аны хәтер…
Шауламый су,
Җил түгел бу –
Курку белмәс ир сүзләре:
«Минем өем – Россиянең диңгезләре…»
Пароходлар, сузып-сузып, гудок бирә,
Монда, никтер, күзгә һаман яшьләр килә.
«Ялгыз йөрүе дә кызык…»
Ялгыз йөрүе дә кызык
Кайчагында дөньяда.
Кул тимәгән, кер тимәгән, –
Дөнья гүя өр-яңа.
Яңа атау ачучыдай,
Дулкынланып, ашкынып
Атлыйсың диңгез ярыннан,
Офык серле, кич дымык.
Бер ягыңда – чиксез дәрья,
Бер ягыңда – таш-таулар.
Бардыр әле бу җиһанда
Ачылмаган атаулар.
Гүя кемдер дәшә… һәр кич
Ашкынып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау
Йә саф йөрәк бар сыман.
ДИҢГЕЗ, ДИҢГЕЗ…
Таң
Кемнәрнеңдер яшерен куллары
Күккә сыза ялкын юллары.
Томшыгыдай алтын кошларның
Ялтырап китә мачта очлары.
Хәвеф килгәндә
Акчарлаклар ярга очты,
Дулкын шавы янау катыш.
Үксеп куйды корыч мачта,
Әйтерсең бер зәгыйфь камыш.
Давылдан соң
Җилкән интегә җилсез,
Баеп бара бакыр ай.
Изрәп йоклый чал диңгез,
Яудан кайткан батырдай.
Кояшлы