Без халык шагыйре Шәүкәт Галиев әсәрләрендәге шук малай Шәвәлине яхшы беләбез. Р. Гобәйнең балалар өчен язган әсәрләрендә исә Сәрсәр образы бар. Бер китабы «Сәрсәр мәзәкләре» дип атала да. Бу шаян табигатьле, әмма зирәк, тапкыр малай сөйкемлелеге, төрле хәлләргә елмаеп карый белүе белән үзен яраттыра. Аның сүзләре, уйлары кешеләрнең сөйләменә фразеологизмнар кебек урнаша баралар. Бу исә иҗатчы өчен сөенечле хәл.
Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәим Гобәй – берничә китап авторы. Чаллы нәшриятларында чыккан ул җыентыклар укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җыйнап әйткәндә, ул – гомер буе иҗат ләззәте белән мавыгып яшәүче, бай күңелле, каләмгә тугрылыклы шәхес. Аның бу китабы да үз укучыларын табар дигән ышанычыбыз зур.
БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА
(Әдәби-документаль повесть)
Истәлеккә нәрсә алыр идем, Бала чакка кире кайтып булса? Искитәрлек әйбер юк та кебек, Шөкер итә идек тамак туйса.
Радиодан Рафаэль Латыйпов башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә Оскар Усманов иҗат иткән «Гомерләр үтә икән ул» дигән җыр яңгырый:
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән.
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!..
Бу җырны аеруча яратып тыңлыйм мин. Күңелнең иң түрендә сакланып калган тоҗым җепләреннән дә миллион тапкыр нечкәрәк кылларны тибрәтеп җибәрүче, кеше гомеренең чикле булуын искәртүче, картаеп та сүнәргә өлгермәгән балалык һәм яшьлек хисләрен кабат кабызып җибәрүче бу җырны кем генә гамьсез тыңлый алыр икән! Мин үзем, шәхсән, өлкән яшьтәге кеше буларак, шул хисләрне кичерәм, уйларымда гына булса да, үткән көннәремә кайтам.
Җитмеш яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр, бу финиш сызыгын авырмый-нитми җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләнә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм. Алдагысын бер Аллаһым үзе генә белә.
Олыгая төшкәч, кеше үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында еш уйлана башлый. Аның балачагы, яшьлек еллары, сөю-сөелүе, балалар үстерүе һәм кылган гамәлләре хакындагы уйлары берәм-берәм тышка бәреп чыга.
Мин дә еш кына шул халәтне кичерәм. Өлешемә тигән көмешем дигәндәй, тормыш юлымдагы вакыйгаларны барлыйм, ул көннәрне, әле кичә генә булып үткәндәй, бөтен ваклыклары белән кабат искә төшерәм. Миңа яшәү өчен көч биреп торган әти-әниемне, якын туганнарымны, сөекле хатынымны,