Рәхмәт, Мәскәү!
Үз башыңа көчәнгәнгә:
Без татарны чукындырган, көчләгәнгә…
Без яшибез син кысканга үҗәтләнеп,
Без исәнбез һаман сиңа үчләнгәнгә!
Иске Казан – кирмән нигезе
(Лирик поэма)
Казан – Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей тыюлыгы урнашкан. Тарихи елъязмалар һәм борынгы риваятьләр буенча биредәге шәһәрлектә – хәрби корылмада – кайчандыр тулы канлы тормыш кайнаган.
Үзенә тартып торучы сихри табигатьле бу урында татар яшьләре 2000 еллардан башлап, җәй көннәрендә табигатькә чыгып, җыеннар үткәрә, шанлы чорларыбызны искә алып, фәлсәфә кора, ял итә, агачлар утырта…
Казансудан без дә балык тоттык,
Казан астык Кирмән буенда.
Чәй кайнаттык шифа-үләннәрдән —
Ханнар чишмәсенең суыннан.
Таңбатырлар, Таңсылулар сыман
Без дә эчтек сөю ширбәтен.
Кара яллы төнне без дә кичтек,
Ут сакладык:
«Сүнә күрмәсен!»
Учак кырыенда үтте ул төн.
Синең йөрәк янды…
Ә минем
Башмак белән чалбар очы көйде…
Кырыс иде никтер шагыйрең.
Төне суык иде.
Төн салкыны
Үзәкләргә үтте, бәгырьгә.
Ягар утын бетте…
Шушы мизгел
Күз алдымнан китми әле дә.
Кемнәр кайдан җылы эзләгәндер,
Ә син миңа килеп сарылдың.
Сүз дәшмәдең.
Тик күзләрең әйтте:
«Мин сагындым сине, сагындым!»
Кочагыма сеңдең һәм җылыттың
Таш балбалдай хиссез йөрәкне.
Учак көлгә калып сүрелгәндә,
Саф сөюең, назың кирәкте.
Иске Казан җиле, учак көлен
Әфсен әйткән камдай бөтереп,
Сабантуйда беренчелек алып,
Мәйдан әйләнүче ат кебек,
Чирәмнәрнең башын иеп узды
Һәм бәйләде безнең чәчләрне.
Шул мизгелдә төн карасын ярып,
Күктә чатнап яшен яшьнәде.
Җир-анабыз үзе түшәк булды,
Җилләр безгә юрган иде күк,
Бер-беребез өчен учак булдык,
Түшәмебез булды төнге күк.
Төн үткәрдек Кирмән нигезендә,
Казансуның борма ярында.
Бар гавамнан читтә, бер дулкында
Серләште тик ике җан гына.
Төн карасы, чигенүче яудай,
Офыкларга ал кан түккәндә,
Төтен исе бәгырьләрне төтеп,
Сабыр төбе чиккә җиткәндә,
Казансуны томан сарган чакта,
Бар тереклек җылы көткәндә,
Таңбатыр һәм Таңсылудай икәү
Таң аттырдык чыклы иртәдә!
Таң аттырдык чикмән уртаклашып,
Икебезгә уртак тын алдык
Һәм өздереп йөрәк җырын сузган
Тургай моңын тынып тыңладык.
Ә ул очты безгә бәхет юрап,
Фатихасын биреп, алкышлап…
Тыңладылар аны, башын иеп,
Бөдрә таллар, зифа камышлар.
Ул җырлады канат җилпи-җилпи,
Шат кайтаваз булып үткәннән:
Бу тугайда, диеп, Таңбатырлар,
Таңсылулар