Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Альберт Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02701-4
Скачать книгу
ньяны колачлы тануымны, фикерләвемне баетты. Туризм күңел офыкларымны киңәйтте. Туган илебез, яшәгән җиребез, чыннан да, иксез-чиксез киң, соклангыч матур һәм гүзәл безнең! Нәкъ менә шушындый сәяхәтләрдә үзеңне Галәмдәге Җир дигән планета вәкиле, Кеше итеп тоясың. Күңелләрдә ирексездән шушы җирнең бүгенге хәле, аның киләчәге турында уйлана башлыйсың. Уйланырлык та шул…

      Табигать-анабыз без кешеләргә акыл биргән, фикерләү өчен ми, бер-берең белән аралашу, рәхәтләнеп сөйләшү өчен тел биргән. Алай гына да түгел. Табигать-анабыз Җирдә кешеләр күңелле яшәсеннәр, рәхәтләнеп тормыш корсыннар дип, безгә бихисап тереклек ияләрен, ягъни кош-кортлар, җәнлекләр, хайваннар дөньясын бүләк иткән.

      Кайчакларны мин үз-үземә шундый сорау куям: «Табигать безгә бүләк иткән мөмкинлекләргә тугры калып, бик рәхмәтле булып яшибезме? Үзебез утырып тирбәлгән мәңге яшел агачның ботагына балта чапмыйбызмы?»

      Кызганычка каршы, Кеше дигән олуг затыбыз соңгы вакытларда үзен Җирдә аеруча әдәпсез, дуамал тота башлады. Сәяхәтләрдә йөргән чакта ук минем башыма «Дөнья искиткеч матур, әмма бу гүзәл табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк» дигән фикер килде. Беренче чиратта безгә Җир йөзендәге Тереклек белән бик сак булырга кирәк. Әрем – чүп үлән, кычыткан кулны чага, аларны йолкып ташларга кирәк, төлкеләр хәйләкәр – кетәклеккә кереп, тавыкны чәлдерәләр, бүреләр ерткычлар – сарыкны урлыйлар дип, барысын да юк итә башласак, безгә Җир дигән матур планетада япа-ялгыз калу куркынычы яный.

      Минем өчен Табигатьтә бер генә артык тереклек иясе, артык җан юк. Табигать аларның һәркайсын, һәр төрен бик белеп яралткан. Мин беренче чиратта каурый канатлы, дүрт тәпиле, җитез тояклы, очлы мөгезле, азау тешле кече туганнарыбыз – терлекләр һәм кыр-урман киекләре турында яза башладым. Күп санлы сәяхәтләремдә алар белән аралаштым.

      Табигать турында язганда, дөньякүләм танылган классиклар В. Биянки, М. Пришвин, А. Куприн, А. Чехов, Ф. Купер, Дж. Лондон, В. Песковтан үрнәк алдым. Һәм бу изге жанрны көчәйтү максатында, үземнән дә бераз яңалык өстәргә тырыштым. Минем әсәрләремдәге геройларым – энҗе чәчәкләр дә, күлдәге балыклар да, көтүдәге атлар-елкылар да, хәтта бүреләр дә, үз-үзләре белән сөйләшүләре бер хәл, алар минем белән дә рәхәтләнеп әңгәмә коралар, катлаулы диалогларга керәләр. Моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Аларга сүз катып карагыз. Әгәр аларны сөйсәгез, яратсагыз, сез дә хайваннар, үсемлекләр, кош-кортлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп китәрсез. Алар үз телләре аша без кешеләргә дөньяда яшәү теләкләрен җиткерергә тырышалар. Һәр тереклек иясенең яшәргә хакы бар! Табигатькә карата миһербанлы булыгыз! Кыерсытмагыз! Рәнҗетмәгез!

      Повесть

      БҮРЕ БАЛАСЫ ЧАТАН

      Газинур берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган ике кызы – Гөлшат һәм Айгөл белән, кеше-кара гына түгел, хәтта кыр тавыгы да уза алмастай куе урман-чытырманлыкны кичеп, кәләпүштәй җыйнак, бар почмакларын җылы кояш нурлары иркәләгән-назлаган, бик тә аулак бер аланга килеп чыкты. Абау! Бер якта – башың әйләнердәй хәтәр, менә-менә убырылып-ишелеп төшәргә әзер текә яр. Аста тирән чокыр төбендәге сазлыктан чыпчык тезеннән генә инеш саркый. Кыл урталыкта, кәкре-бөкре озын тамырларын күккә ямьсез чөеп, байтак еллардан бирле биредә тәмам сөяк булып кипкән, тораташ булып каткан карт имән ята. Аны кайчандыр әллә шаярып кына яшен сугып киткән, әллә дуамал давыл аударганмы? Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! Әлеге имән тирәли бер өер эт-маэмай балалары мәш килеп әүмәкләшәләр. Дөнья матур, дөнья киң боларга. Әнкәләре дә тапкан бит оя корырга шундый аулак почмак! Бик акыллы җанвар булса кирәк.

      Көчекләр, онытылып, нәкъ балаларча әүмәкләшүләрен беләләр. Бернидә гамьнәре юк. Соңыннан, еллар узгач, һәркем сагынып искә алган бер хәсрәтсез, бер кайгысыз бәхетле балачак шушы буладыр инде ул. Газинур һәм аның апалы-сеңелле кызлары кичләрен, үз аланнарыннан торып, шушы шыптыйларның чәң-чәң килүләрен ишеткәннәр икән. Имәндә булып чыкты бит чикләвек!

      Көтмәгәндә, уйламаганда гына берәрсе килеп чыгып аяк басышлы түгел шул бу аулак алан. Ай-яй! Шуңа күрәдер көчекләрнең дә бернидә гамьнәре юк. Җаннары тыныч. Әүмәкләшеп-әүмәкләшеп, рәхәтләнеп уйнауларын беләләр. Газинурның кызлары бермәлне аларга хәтта бераз кызыгып та карап тордылар әле. Көчекләр, ара-тирә бөтенләй кызышып китеп, бер-берсенең колагын йә тәпиен тешләп алалар. Колагын йә тәпиен тешләткәне шундук бөтен урманга шар ярып чинап җибәрә. «И-и, син! Елакның елагы икәнсең! Чебен тимәс чер итәр икәнеңне белмәдек бит. Белгән булсак, уенга да катнаштырмаган булыр идек» дип, башкалары аңа тәпи янап та алалар. «Чинарлык булгач, кермә безнең арага! Бер читтә генә утырып тор!»

      Ә тегесе: «Сезгә шул тешләшергә генә булсын. Әйем, уйнамыйм мин сезнең белән», – дип үпкәләп, читкә үк китеп утыра. Аннары, үпкәсен шунда ук онытып, янәдән иптәшләре арасына килеп кушыла.

      Көчекләр арасында берсе, иң матуры, кара, әй, күзгә күренеп кәегрәк. Җитмәсә, бераз чатанрак та бугай әле. Анысы уенга да юньләп катыша алмый: атлый да абына, атлый да егыла. Монысы әнкәләренең иң сөйгәне, иң яратканы, төпчеге бугай. Төпчекләр һәрчак шулай бераз кәегрәк була, ахры, алар.

      Көчекләрнең