Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03858-4
Скачать книгу
бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде.

      Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, боларның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте… Зөфәр үзе күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән авыр ыңгырашып кына кузгалып киттеләр.

      Станция авылыннан чыгуга, караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме – аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган рус агаеның киң аркасы гына күренеп бара. Үле тынлык, әйтерсең салкын томан бөтен җанлы-җансыз табигатьне, тавыш-өнне, тирән су төбедәй, каплап-йотып алган… Бары ара-тирә чана табанының авыр итеп чыжылдавы һәм атның пошкырып-пошкырып куюы гына ишетелгәли. Алар үзләре дә сөйләшмиләр, толып якалары белән капланып, җылы тыннарын эчтә сакларга тырышалар. Шулай да Зөфәр күршесе турында гел уйланып, уйланып кына түгел, ничектер аны тоеп бара. Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек… Шуңадыр инде Зөфәр суыкны бөтенләй сизми диярлек, хәтта вакыт-вакыт эсселәнеп китеп, толыбын җилбәгәй ачып җибәрәсе килә, тик астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип кенә курка.

      Шактый юл киткәч, Зөфәр әллә ничә кат кием аша Рәшидәнең акрын гына калтырануын сизеп алгандай булды. Өши күрәсең, дип пошынып уйлады ул һәм, толып якасын кайтарып, кызга иелә төшеп сорады:

      – Нәрсә, сезгә суык үтә башладымы әллә?

      – Юк, сизмим әле хәзергә, – диде Рәшидә толыбы эченнән генә. – Ә нигә?

      – Шулай тоелды миңа… Калтырыйсыз кебек…

      Рәшидә, бераз дәшми торып, акрын гына әйтеп куйды:

      – Ул болай гына… Эчтә җылы калмаган бер дә.

      Зөфәр дөрес чамалап алды бу сүзләрнең мәгънәсен: җылы юк, – димәк, озак вакыт рәтләп ашаган-эчкәннәре юк! Бәлки, алар бүген әле валчык та капмаганнардыр. Бер кишер чәе белән генә тәндә җылы саклап булмый шул! Зөфәр артистканы кызганып куйды һәм юлдашларча кайгыртучанлык күрсәтәсе килеп әйтте аңа:

      – Бик өши башласагыз әйтегез, Рәшидә, ярыймы? Берәр чарасын табарбыз.

      – Рәхмәт, – диде Рәшидә, ишетелер-ишетелмәс кенә.

      Мондый суыкта кышкы юл аеруча озын булып тоела. Барып җитә алмыйча күзләр тона. Күпме киттек, күпме калды икән,