Берзаманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде. Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар. Аннары елганы кире үз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп-чар тулды. Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде. Елга күтәрелде һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде. Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга үз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты. Һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте.
Елганың агымы көчәйде. Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан урынга таратты. Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде.
Ул да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде. Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын әнә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан