– Анау болытны җил болайга куса, артык җырлый алмас!
– Алайга киткәчтен, безгә биисе кала инде… икебез ике баштан бүрәнә күтәреп. Гомер буена шулай биюдән баш чыккан юк.
«Гомер буена шул». Гаилә тормышын мичәүләп Акчура үзе тартып алып барса, янәшәсендә һәрвакыт Сәвәрия. Шушы ук урманга утынга баруны алып кара: бүрәнә бит ул ике башлы. «Ичмасам, өлешебезгә иң киме – уртасына ябышырлык бер малай заты да тимәде. Сәвәрияне дә ничек чыдый диң. Шәрифелләр моның урынында булса, күптән шәлперәеп төшкәннәр иде инде. Моның шул кыз гайрәте белән бирешмәведер, – дип уйлап барды Акчура. – Бакчы аны: ничек алсам, шул килеш. Бүген дисә, яшь кияүгә бирерлек… биш көн туйлап… Мондыйдан биш гомер яшәп тә күңел бизмәстер. Нәфсе дә туймастыр…»
Сәвәрия:
– Кире борылабызмы әллә? – дип, аның уйларын куркытып җибәрде.
– Ник? – Җавап бирмәсә дә, ник икәнен аның карашы юнәлгән як әйтеп тора иде: офык буйлата кара болыт үтеп бара. – Монда килми ул, – дип юатты Акчура. – Җил ыңгай бара. Җилгә каршы килсә, бер хәер: ул чагында күпме тының бар, тай җәтрәк моның ише утлы-яшелле болыттан.
Ул як томансу иде. Бер генә мәлгә кечкенә болыт кисәге белән кояш та капланып торды. Матур иде табигать. Арыш эчендә бишеккә салган бала сыман яткан Сигез зирек күлен тирәләп үткән юлдан барган чакта, Акчура балыклар уйнавына карап узды.
– Ник сикерешә икән инде болар? – диде Сәвәрия.
– Кемнәр?
– Балык…
– Ә-ә!.. – «Бу дөнья матурлыгын күрер өчендер, ник булсын. Ә күргәч, сикерә алмаганнарга сөйләр өчен». Хатынына: – Кем белсен, яңгыргадыр, күрәсең, – генә диде. Үзен ул, суда калган балык кебек, дөнья матурлыгыннан нәүмиз калган дип тойды. Ул да бу дөньяның үзе йөзгән бер тирәлеген генә күрә ләбаса. Сәвәрия дә. Чын дөньяга, матурлыгын бүтәннәргә дә сөйләрлек дөньяга ул сикереп чыга алмады. Ихтимал, чыгулары да икеле булыр инде. Адәм затының иң матур дөньясы – балаларындадыр. Баласы матур кеше ничек ямьсез булсын да дөньясы ничек гамьсез булсын! Җылы, мәшәкатьле, чыр-чулы дөньяга атлап чыга торган бусага кайда икән ул? Җавап эзләп, Акчура хатынының аркасына карады. Чәчәкле күлмәк кигәнгә, ул җыйнак, урта бер җиреннән билләп куелган чәчәк бәйләменә охшап утыра. Күлмәге һаман үрәчәгә утырганда тартылган килеш калган – тыгыз итеп шома тәненә сыланып тора… Нинди чәчәкнең дә бер дә бер заманны туфракка төшеп борнарлык орлыгы өлгерә… Юк инде, юк…
Үзенең балалары булмавын Акчура шушылай авыр киче- рә, хатынын һаман кызгана, моны онытып торыр өчен үзен дә, Сәвәрияне дә эш, мәшәкать урманына кертеп адаштыра. Адашкан чакта кайтыр як кына эзләнелгән кебек, аны йорт-җир хәстәре генә уйландыра. Уйлана торгач, былтыр әнә нин- ди өй салдырып керделәр: зур түгел, тыйнак, аларга зур кирәкмәс, ләкин икәвенең дә уртак хыялыдай югарыга омтылган – биек.
Ә болыт һаман якынлаша бара иде.
– Ярыйсы гына килә бу, – диде Сәвәрия.
Арыш басуын үткәч, үзәнлеккә таба төшеп баралар иде, каршы яр каплаганга күрә, болыт