Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03251-3
Скачать книгу
Үтенмә. Кирәкми, Аллаһияр. Тукта, дәшмә… (Тирән сулап.) Сине яратмаган булсам, мин синең белән кала алыр идемдер. Миңа яратуым сине гафу итәргә ирек бирми. (Горур.) Ни әйтсәң дә, ирләр өчен хатыннары китүгә караганда, үзләре китү мәртәбәлерәк, мин сиңа шундый хокук бирәм…

      Аллаһияр. Кирәкми миңа андый хокук! Бәлки… тора-бара онытырсың? (Баса, аны иңбашыннан кочаклый.)

      Шәмсия. Онытырмын? Кайчан, кайчан?

      Аллаһияр. Минем күзем чишелгәч. Минем шикеллеләр меңәү. Берни булмый, торалар.

      Шәмсия. Шул да булырмы яшәү?

      Аллаһияр. Хәзер бөтен дөнья шуңа корылган. Америкада баласыз ата-аналарга хәтта махсус премияләр дә бирәләр. (Кычкырып.) Беренче премия президент Эйзенхауэр оныгы белән президент Никсонның кызына!

      Шәмсия. Баласызлар – ата-ана түгел алар.

      Аллаһияр. Гаепләмә…

      Шәмсия. Гаепләмә? Мин сине гаепли алмыйм. (Аңа соңгы кат сыенып.) Мин сине яратырга гына хаклы… идем. Инде идем… (Тынлыктан соң авыр аерылып.) Яратырга һәм онытмаска гына инде хәзер. Синең теге чакны һәм менә хәзер ничек итеп, һәм ни өчен алдыма тезләнгәнне онытмаска… Менә шул.

      Аллаһияр. Шул гынамы? Бүтән сүзең юкмы, Шәмсия?

      Шәмсия (уйлап). Бар.

      Аллаһияр (ышаныч белән). Йә? (Аңа таба бара.)

      Шәмсия (чигенә). Булдыра алсаң кичер мине.

      Аллаһияр (гаҗәпләнеп). Ни өчен?!

      Шәмсия (басым белән). Аның… синсез үсәчәге өчен.

      Аллаһияр (соңгы ачуы һәм ярсуы белән). Бәлки, минем баламны үзенеке итәргә теләгән тагын берәр… Рафаэль табылыр?

      Шәмсия (әкрен). Ул берәү генә иде. Андый кеше бүтән юк. Син тынычлана һәм шатлана аласың.

      Рахман. Бар! (Эчкә үтә һәм Шәмсиягә.) Синдәйләр булганда, алар һәрчак булачак!

      Аллаһияр (кискен). Ычкын әле моннан!

      Рахман. Ышан, Шәмсия, соңгы чәчәкләр – ин кадерлеләре…

      Шәмсия. Ни диюең бу, Рахман?

      Аллаһияр (Рахманның изүеннән тота, усал пышылдап). Ычкын моннан!

      Рахман (аңа игътибар итмичә). Ул чәчәкләрне тормыш елгасындагы паромнан төшереп калдырырлык көч Аллаһиярларда юк, Кояш кызы!

      Шәмсия. Ни булды, шагыйрь?

      Аллаһияр (ирексездән елап диярлек). Ычкын, дим, моннан!

      Бермәл күзгә-күз карашып торалар. Аллаһияр Шәмсиягә таба борыла, аның гаҗәпләнүдәнме, соклануданмы зур булып ачылган күзенә карап тора да чыгып китә. Шәмсия аның артыннан омтыла, ләкин туктап кала да ишек белән Рахман арасында нишләргә белмичә йөренә башлый.

      Шәмсия (Рахман каршына туктап). Ни дип кысыласың, егет? Бездә синең ни эшең бар? Ир белән хатын арасы теләсә нинди узгынчы керә торган ишек түгел ич ул!

      Шәмсия сәкегә барып ята, тавышсыз гына ниндидер эчке бер газап кичерә.

      Тышта колын кешнәгән аваз ишетелә. Каз тавышы. Тынлык.

      Рахман. Мин яратам сине, Шәмсия.

      Шәмсия әкрен генә торып утыра, әйтерсең лә яңа гына йокысыннан уянган.

      Шәмсия (салкын). Бер күрүдә гашыйк булдым дип тә өстә. Кайберәүләр шулай дигән була ич. Син, ичмаса, ялганлый да алмыйсың икән.

      Рахман. Әйе, бер күрүдә.

      Шәмсия. Әйтәм ич! (Көлә.)

      Рахман. Бер күрүдә… Кемнәрдер бер күрүдә кешенең тышкы кыяфәтен ошата. Болай да гашыйк булу