Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03251-3
Скачать книгу
тау башында ни күренә –

      Болытлардан узар ла күк атмы?

      Ялгыз атны адаштырган карлар

      Пар йөрәкне лә бозар куәтме?

      Челтәрле генә чана кузырлы,

      Ат ялларын ачы җил кисә.

      Кар бөртеге булып очар идем,

      Тауның башларында син дисә.

      Биек тау башында ни күренә –

      Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.

      Дөньяларга гына килсә икән

      Араларда йөрер аргамак.

      Ераклашкан кыңгырау тавышы.

      Җитте… Бүген соңгы көн. Көйне берәүнең дә ота алмавы яхшы булды әле. Онытылсын. Шайтаннарга олагыплар онытылсын! Соңгы кат, җитте!..

      Яндырган ла шәмнәр сүнәрме,

      Җыр җырламый кеше түзәрме?

      Җырлар җырлап эчне бушатмаган

      Моңлы кеше егылып үләрме?..

      И-их! (Чыгып китә.)

      Фәрдәнәләр өе. Ярми, тәлинкәле репродукторны алып, радиоалгыч урнаштырып йөри. Чиләк-көянтә күтәреп, Фәрдәнә кайта.

      Фәрдәнә. Ник ут кабызмыйсың? (Лампочка кабыза.)

      Ярми (ачулы). Караңгысы да адәмнәр өчен яратылган. Караңгыда кеше күрми.

      Фәрдәнә. Нәрсәне?

      Ярми. Синең шуның белән тел чайкап торуыңны. Эңгер-меңгер йөзегезне капламаса, телегез ни сөйләгәнен күзегездән белер идем.

      Фәрдәнә (кисмәккә су бушата). Эчтә нинди авыру ятканын күбрәк телдән беләләр. Авырудан караңгыда ятып кына качып булыр дисеңмени?

      Ярми. Авырудан?

      Фәрдәнә. Эчебездә бер-беребез күңеленнән яшереп асраган авыру юкмы әллә? Ишетәсеңме? Буа өстеннән елга ташый! (Су, кисмәктән ташып, идәнгә ага.)

      Ярми. Кисмәгең ташый ич.

      Фәрдәнә. Кисмәк түгел, җан ташый шулай. Әнә бүген «тагын узам» ди.

      Ярми. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың. Тор… тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!..

      Фәрдәнә. Бу яктан минем бәхетләр хәттин ашкан – үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетерелмәле түгел… Син дә яшисең тагын хатын белән! Нинди хатын соң мин сиңа, бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач?..

      Ярми. Бер мыскал да кыңгыр эш кылмый яшибез… Ә син караңгыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде… ялындыңмы?

      Фәрдәнә бәрәңге алып керә.

      Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлыктан соң.) Бәрәңге шәп тора, ә?

      Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп… Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы?

      Ярми. Урамда дошман өреп йөргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде!.. Син ашыңны кара җәһәтрәк – тамак ачты.

      Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер.

      Ярми күн итек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә.

      Ярми. Килә теге тәре баганасы… кочагында җиз бакалы кәҗәсен бакыртып!

      Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты!.. Ул исән чагында миңа яшәү юк, күрәсең, Ярми! (Кинәт борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.)

      Ярми (юата, өстәлдәге пычакны күн итек балтырына тыга). Ихтимал. Ихтимал, шулайдыр, Фәрдәнә… Кая, җибәр, шул газап дәрвишенең каршысына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)

      Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай бүген кан төсендә.

      Гармун тавышы.

      Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли,